20 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Бәрәңгенең уңышын кайгыртып
Быел бәрәңге уңмады. Корылыкның зыяны нык тиде. Корылык кына микән әле. Июль айларында ярыйсы гына үсеп, инде чәчәк ата башлаган җиреннән бәрәңгенең яфраклары төссезләнә, очлары бөтерелә башлады. Кешеләрдән сораштырып карыйм, төрлесе-төрле фикер әйтә. Бәрәңгене сатуга үстерә торган бер бакчачы "золотистая картофельная нематода" түгел микән, диде. Андый авыруны ишеткәнем юк иде....
-
Көрәшчеләр Казанга барырга әзерләнә
20-22 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәше сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырыла. Районыбыз данын 10 спортчы яклап чыгачак. Ярышларга шулай ук тренер, хөкемдар һәм район вәкиле дә барачак.
-
Армспорт буенча Татарстан чемпионаты җиңүчеләре арасында районыбыз спортчылары да бар
15-17 ноябрьдә Казанда армспорт - кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Районыбыз спортчылары янәдән яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 10-13 декабрьдә Түбән Новгород шәһәрендә уздырылачак Идел буе федераль округы чемпионатында катнашу хокукын яулады. Алар арасында үз авырлыклары буенча беренчелеккә чыккан Теләнче Тамактан Рәмис Насыйбуллин, Боерганнан Алмаз Закиров, Яңа Бүләктән Әлфинә Зәйнәшева һәм...
-
Круглое Поле балалар бакчасында да тәрәзәләр тулысынча алмаштырылды
15 ноябрьдә "Пластик" җәмгыяте эшчеләре Круглое Поленың "Зәңгәр вагон" балалар бакчасында да соңгы агач тәрәзәләрне пластикка алыштырып бетерделәр, дип хәбәр итте безгә бакча мөдире Венера Сафина.
-
Пенсияң яшәү минимумына җитмәсә, өстәмә акча өчен гариза язарга кирәк
2013 елның 8 октябрендә кабул ителгән ТР Законы нигезендә, республикада 2014 елга пенсионерның яшәү минимумы 5912 сум дип билгеләнде. Моңа бәйле рәвештә, пенсия акчалары һәм социаль түләүләренең гомуми күләме әлеге суммага җитмәгән гражданнар өстәмә федераль социаль түләү сорап ел ахырына кадәр Пенсия фондының район бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
-
Круглое Поле һәм Новотроицкое участок вәкаләтлеләре яңа бинада эшли һәм яши башлады
Һөнәри бәйрәмнәрен быел Круглое Поле һәм Новотроицкое участок вәкаләтлеләре яңа эш урынында һәм гаиләләре белән бергәләп яңа йортта каршы алдылар. Узган җомгада алар өчен эш урыны һәм торак йортны берләштереп төзелгән биналарны файдалануга тапшырдылар. Төзелеш хокук бозуларны кисәтү буенча 2013-2016 елларга исәпләнгән комплекслы программа кысаларында тормышка ашырылды. Круглое Поле участок...
-
Авиаһәлакәттә фаҗигагә юлыккан кешеләрнең туганнарына ярдәм итү өчен махсус хисап ачылды
17 ноябрь көнне, 19 сәгать 26 минутта Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыкты. «Боинг - 737» очкычында барлыгы 44 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле булган. Алар арасында исән калучы юк. Пассажирлар арасында Татарстан Республикасы Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республикабызның УФСБ башлыгы Александр Антонов та булган. 18 ноябрь Татарстан Республикасында...
-
«Якты юл» Вконтакте челтәрендә «Әниемә – тәмнүшкә» бәйгесенең нәтиҗәләре газетабызның 22 ноябрь көнендә басылып чыгачак
-
Шәхси эшмәкәрне Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр
Районыбызда «Пассажир йөртүчеләр берлеге» ассоциясе уңышлы гына эшләп килә. Р. Төхбатуллин җитәкчелегендә бу оешмада бүген шәхси эшмәкәрләр - Р. Тимергалин, Н. Вәлиуллин, Р. Габдрахманов, Э. Айдаров, А. Потаповлар халыкка транспорт хезмәте күрсәтә. Дүшәмбе көнне район хакимияте бинасында узган атналык киңәшмәдә Р. Тимергалинга район башлыгы В. Хаҗиев Рәхмәт хаты тапшырды. Нефтабаза...