Быел бәрәңге уңмады. Корылыкның зыяны нык тиде. Корылык кына микән әле. Июль айларында ярыйсы гына үсеп, инде чәчәк ата башлаган җиреннән бәрәңгенең яфраклары төссезләнә, очлары бөтерелә башлады. Кешеләрдән сораштырып карыйм, төрлесе-төрле фикер әйтә. Бәрәңгене сатуга үстерә торган бер бакчачы "золотистая картофельная нематода" түгел микән, диде. Андый авыруны ишеткәнем юк иде....
Газета укучыбызның соравына фитосанитария надзоры һәм ашлык, орлык сыйфатына назор бүлеге дәүләт инспекторы Фидания Мөхәмәтдинова җава бирә.
Алтынсу бәрәңге нематодасы - микроскоп аша гына күренә торган түгәрәк корт. Исеме матур булса да, бик нык зыян салырга сәләтле ул. Әгәр дә бакчагызга чыннан да шушы корт эләккән булса (аны лабораторияда тикшертеп кенә белеп була), уңыш көтмә инде. Бәрәңге генә түгел, томат, баклажан, борыч уңышына да куркыныч яный ул. Алтынсу бәрәңге нематодасы белән зарарланган җирдә үскән бәрәңге кеше өчен куркыныч түгел үзе. Ә менә әлеге авыруга юлыккан үсемлек начар үсә, яфраклары төссезләнә, очлары бөтерелә һәм үсемлек тора-бара шиңә. Авыру үсемлекләрнең бүлбеләре аз, вак була. Уңышы да 30-80 процентка кадәр кими. Нематоданы июль урталарында бәрәңгенең тамырларында табып була. Алар бик вак - мәк орлыгы кадәр генә сары бөртекләр. Әмма төгәлрәк белү өчен барыбер лабораториядә тикшертергә кирәк.
Нематода бәрәңге тамырлары тирәсендәге туфрак, инвентарь, аяк киеме аша тарала. Әмма бакчачылар, башлыча, җирләренә бу авыру белән зарарланган бәрәңге сатып алып утыртып, үзләре үк нематода кертәләр. Аның нәни кортлары 7-10 елга хәтле яшәү сәләтен югалтмый. Бу авыру чәчү әйләнеше булмаган җирдә, ягъни өй яны бакчасында ешрак очрый.
Алтынсу бәрәңе нематодасына каршы химик чаралар куллану әлләни нәтиҗә бирми . Бу авыруны булдырмау чараларының берсе - нематодага каршы торырга сәләтле сортлар утырту. Алар: "алмаз", "розара", "латона", "зекура", "санта", "жуковский", "адрета", "аспия", "архидея" һ.б. Тагын бер сыналган чара - бәрәңгене бу авыруга бирешми тоган культуралар - кәбестә, укроп, кишер, редис, борчак, клевер, күпьеллык үлән белән чиратлаштыру.Шулай ук орлыкны утырту алдыннан микроэлементлар белән эшкәртү, шыттыру, туфракка бәрәңге утырту алдыннан органик һәм минераль ашламалар кертү бәрәңгенең нематода авыруына каршы торучанлыгын арттыра.
Әгәр дә башка төбәкләрдән кергән (мәсәлән, Чувашиядән кергән - анда нематода шактый таралган) бәрәңгене сатып аласыз икән, карантин сертификатын сорау артык булмас.
Нематоданы булдырмас өчен түбәндәге чараларны күрү зарур:
- зарарланган җирдә үскән бәрәңгене утыртмаска;
- бәрәңге саклана торган урынны, туфрак эшкәртү инветарен, бәрәңге савытларын зарарсызландыра торган химикатлар белән эшкәртергә;
- бәрәңге сабагын, тамырларын, калдык-постыкларын җыеп яндырырга һәм бер метр тирәнлеккә күмергә яки аларны хлорлы су яисә 5%лы формалин эремәсе белән эшкәртергә;
- алтынсу бәрәңге нематодасы белән зарарланган бәрәңгене азык-төлеккә үскән җирендә генә кулланырга.
Шундый башка сораулар туса, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең районара Чаллы бүлегенә 8(8552) 77-41-11 телефоны буенча шалтырата яки karantin_chelny@mail.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итә аласыз.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев