20 май 2016 яңалыклары
-
Тизлек режимын сакламыйлар
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 16 майда көн дәвамында үткәрелгән оператив-профилактик рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 111 очрагы ачыкланды. Аларның күпчелеге - 78е - тизлек режимын сакламау. Автомобиль номерлары укылмаган 10 йөртүчегә, рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыккан - 8, куркынычсызлык каешын такмаган - 4, ОСАГО полисы булмаган - 4,...
-
Алмаш капитанның үлеме өчен икенчесе җавап бирә
Узган елның июнь аенда Кама елгасында баржа бату алмаш капитаннарның берсенең үлеменә китергән иде. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды. Ул узган елның декабрендә район судында каралып, җинаятьтә икенче капитан гаепле дип табылды. Суд алмаш капитанны РФ Җинаятьләр Кодексының 263 маддәсе 2 өлеше буенча (су транспортыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу...
-
Тукай районы авылларында Сабан туе бәйрәмен уздыру графигы
2016 елда Тукай муниципаль районының авыл җирлекләрендә милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм итү графигы № п/п Авыл җирлеге исеме Авыл исеме Көне һәм вакыты 1. Әҗмәкәй авыл җирлеге Яңа поселогы 04.06.2016 ел. Сәг. 11.00. 2. Бәтке авыл җирлеге Бәтке 04.06.2016 ел. Сәг.16.00. 3. Биклән авыл җирлеге Биклән Кичке дискотека 04.06.2016...
-
Сөенде остаз, шәкертләре белән горурланды
Ринат Гобәйдуллин юбилей кичәсен билгеләп үтте 16 май, дүшәмбе көнне, Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда композитор Ринат Гобәйдуллинның юбилей иҗат кичәсе булып үтте. Концертта, бабасына бүләк булыр дип, остазның кечкенә оныгы Камил Садриев «Колынкай» җырын башкарды. Менә бит, буыннар чылбыры нинди, бабасына карап, аның үрнәгендә үсеп килүче Камил бер дә...
-
Алар безгә тыныч-имин көннәр бүләк итүчеләр
Боерганда гомер итүче ветеран Җиңү көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Боерганда яшәүче Нурлыгаян Галим кызы Сәгъдиева Бөек Җиңү бәйрәмендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле авылдашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район җитәкчеләре дә килгән иде. Нурлыгаян әби сугыштан исән-имин җиңү яулап кайткан солдат егет Заһит Сәгъдетдин улына кияүгә...
-
Укучылар киләсе атнадан дәүләт имтиханнары тапшыра башлый
Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген иң җаваплы чор. Унберенчеләрнең тиздән бердәм дәүләт имтиханнары башланачак. Алар беренче сынауны 27 майда үтәчәкләр. Тугызынчылар инде татар теле буенча дәүләт тестын апрель ахырында ук тапшырды, чиратта төп дәүләт имтиханнары. Аның беренчесе 26 майга билгеләнгән.
-
Хәйрия акциясе кысаларында «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте райондашларга 20 данә «Якты юл» газетасын яздырды
Киләсе яртыеллыктан безнең газетаны Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп укый алачак 18 май, сишәмбе көнне, ГЭС бистәсе, Гидротөзүчеләр урамында урнашкан почта бүлеге каршында бик матур чара - «Игелек агачы» дигән хәйрия акциясе узды. Шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләреннән җыелган җитәкчеләр бу көнне балалар һәм картлар йорты адресына исемләп...