Алмаш капитанның үлеме өчен икенчесе җавап бирә
Узган елның июнь аенда Кама елгасында баржа бату алмаш капитаннарның берсенең үлеменә китергән иде. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды. Ул узган елның декабрендә район судында каралып, җинаятьтә икенче капитан гаепле дип табылды. Суд алмаш капитанны РФ Җинаятьләр Кодексының 263 маддәсе 2 өлеше буенча (су транспортыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу...
Узган елның июнь аенда Кама елгасында баржа бату алмаш капитаннарның берсенең үлеменә китергән иде. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды. Ул узган елның декабрендә район судында каралып, җинаятьтә икенче капитан гаепле дип табылды. Суд алмаш капитанны РФ Җинаятьләр Кодексының 263 маддәсе 2 өлеше буенча (су транспортыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу һәм моның кеше үлеменә китерүе) җаваплылыкка тарту - өч ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Гаепләнүче суд карарыннан риза булмыйча, эш Югары судка җибәрелде. 2016 елның 26 февралендә булган утырыш район суды карарын үзгәрешсез калдырды һәм карар шул көннән үз көченә керде.
Капитаннар (исемнәрен Сергей белән Максим дип алыйк) теплоход белән идарә итүне кабул итеп алганнан соң, кичке сәгать 8ләрдә вахтаны Максим ала. Бурыч - баржаны ком-гравий катнашмасы белән тутыру. Куркынычсызлык таләпләренең барысы да үтәләме - Максим моны тикшереп тормый, кызыл почмакка кичке ашка китә. Бераз вакыт узып, кызыл почмактан чыкканнан соң, Максим баржаның әкренләп суга бата баруын күрә. Проблема килеп чыгуга да карамастан, йөк төяүне дәвам итәләр. Вахтаны Сергей үз кулына ала, ул баржаны яр буена чыгармакчы була. Ләкин теплоход белән баржа әйләнә һәм бата. Максим белән аның ярдәмчесен каты бәрелү суга ата, ә Сергей чыга алмый. Аның гәүдәсен су өстеннән табалар. Суд Максимны су юллары хәрәкәте кагыйдәләрен һәм елга флотында хезмәт итү уставын бозган, саксызлык күрсәткән, үз гамәлләренең икенче капитанның үлеменә китерәчәген күрмәгән дип билгели, дип хәбәр итә район суды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев