Сөенде остаз, шәкертләре белән горурланды
Ринат Гобәйдуллин юбилей кичәсен билгеләп үтте 16 май, дүшәмбе көнне, Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда композитор Ринат Гобәйдуллинның юбилей иҗат кичәсе булып үтте. Концертта, бабасына бүләк булыр дип, остазның кечкенә оныгы Камил Садриев «Колынкай» җырын башкарды. Менә бит, буыннар чылбыры нинди, бабасына карап, аның үрнәгендә үсеп килүче Камил бер дә...
«Чаллы - җырым бишеге» дип аталган юбилей иҗат кичәсе юбилярның үзе башкаруындагы, инде күптәннән Чаллы гимнына әйләнеп киткән, күп кенә шәһәрдәшләребезнең яраткан җырларының берсе булган «Чаллы сиреньнәре» белән башланып китте. «Концертымны бу җыр белән башламасам, сез мине генә түгел, мин үземне аңламас идем», - дип башлады сүзен Ринат Шәрипович. Чыннан да, «Чаллы сиреньнәре» җыры һәрберебезгә таныш, аның сүзләре үтемле, йөрәккә ятышлы.
Концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең почетлы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. Гөлзада ханым юбилярның тормыш юлына, ул язган йөзләрчә җырларның килеп чыгу тарихына тукталды. Шунда Гөлзада Мөхәммәт кызының сүзләрнең дөресен генә сайлап алып, ничектер күңелгә үтеп керешле итеп сөйләвен, халыкчан булуына сокландым.
«Энергетик» мәдәният сараена хөрмәтле юбилярны котларга Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Ногманова да килгән иделәр. Алар Ринат Шәриповичны күркәм юбилее белән тәбрикләделәр. Васил Гариф улы композиторны котлап, аның Чаллы шәһәре һәм Тукай районына хезмәте күп керүе турында әйтте. Ринат Шәрипович тудырган матур җырлар тормышка ямь өсти, аның җырларын авыл үзешчәннәре яратып җырлый. Кайсы гына концертын карама, композиторның дәртле, тирән эчтәлекле шигырьләргә язган җырлары сәхнәне бизи.
Ринат Шәриповичны матур юбилее белән котларга аның шәкертләре килгән иде. Алар барысы да укытучылары турында бары тик яхшы сүзләр генә әйттеләр. «Ринат абый ул безне бер караштан аңлый, үзебезгә нинди җыр кирәк булуын, кайсысы туры килүен шундук әйтеп бирә, оста итеп сайлый», - диделәр Казаннан килгән шәкертләре - танылган «Артур&Марат» дуэты. «Ринат абый бик сабыр, итагатьле, ипле кеше. Мине үзенең шәкерте итеп алырга бер дә курыкмады. Киресенчә, үземнең өстемдә күбрәк эшләргә, тырышырга, репертуарыма искиткеч матур җырлар сайлап алырга ярдәм итте. Аңа булган рәхмәтем чиксез», - диде җырчы Ришат Шәйхетдинов. Ә остаз укучыларының һәрберсен тыйнак кына тыңлап торды, сабыйларча битләренә кызыллык килде, шундый шәкертләре булуына чиксез горурланды ул!
Юбилярны котлап сәхнәдә иҗатташ дуслары - Татарстанның халык артисты, күптән түгел генә иҗатының 25 еллык юбилеен билгеләп үткән популяр җырчы Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары Габидулла Хөрмәтуллин, Равил Галиев, Ринат Хәмәдиев, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Ханнанов чыгыш ясадылар. Концертта композитор Ринат Гобәйдуллин көй иҗат иткән «Бар икән сине дә күрәсем» дип исемләнгән искиткеч матур җырны «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева башкарды. Аның чыгышыннан соң сәхнәгә Ринат абый үзе чыккач, Инзилә Маннуровна: «Мин Ринат Шәриповичны бик хөрмәт итәм. Аның иҗатына, җырларына сокланам. Миңа үзенең берсеннән-берсе матур җырларын ышанып бирүенә, сәхнә серләренә, музыка дәресләренә төшендерүенә чиксез рәхмәтемне әйтәм», - дип белдерде.
Аннары исә сәхнәдә бер-бер артлы Чаллы тамашачысы инде күптәннән яратып өлгергән җырчыларыбыз Нияз Хаматшин, Ринас Әхмәтов, Илсөяр Зарипова, Зөфәр Шафиков сәхнәдә үзләренең иң яраткан җырларын башкардылар. Җырларга көйләрне барысын да Ринат Шәрипович иҗат итүен әйттеләр, тагын да күбрәк матур җырлар язуын, илһам чишмәсенең саекмавын теләделәр. Моннан кала бу көнне Динара Мусина, Гөлсәрия Хәбирова, Лилия Шәймөхәммәтова, Чулпан Сафина, Лилия Абдульминова, Илсур Шиһапов, Диана Чернова кебек балкып кына килүче артистлар чыгыш ясады. Барысының да моңлы, йөрәкләрне актарып чыгарырдай көчле тавышлары булуы шаккаттырды мине. Алар Ринат Шәриповичка рәхмәтләрен әйттеләр, озак еллар дәвамында дуслашып яшәү насыйп булсын дип теләделәр.
Ринат Гобәйдуллинның, үзе әйтүенчә, аның әле иң матур җыры язылмаган. Димәк, елларга баш бирмичә, иҗат итәргә, артистларны гына түгел, ә без тамашачыны тагын да гүзәл җырлар белән сөендерергә насыйп булсын. Концерт тәмам булгач та, тамашачылар юбилярга чәчәкләр бирделәр, аның иҗатына сокланып, дәррәү алкышларга күмделәр. «Бигрәк күңелгә ятышлы чара булды. Үзебезнең Чаллы җырчылары бигрәк үтемле җырлыйлар инде. Җырлары үзләренә туры килә, дөрес итеп сайлап алынган. Рухи азык алып кайтабыз», - диештеләр тамашачылар «Энергетик» мәдәният сараеннан чыкканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев