Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар безгә тыныч-имин көннәр бүләк итүчеләр

Боерганда гомер итүче ветеран Җиңү көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Боерганда яшәүче Нурлыгаян Галим кызы Сәгъдиева Бөек Җиңү бәйрәмендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле авылдашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район җитәкчеләре дә килгән иде. Нурлыгаян әби сугыштан исән-имин җиңү яулап кайткан солдат егет Заһит Сәгъдетдин улына кияүгә...

Боерганда гомер итүче ветеран Җиңү көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Боерганда яшәүче Нурлыгаян Галим кызы Сәгъдиева Бөек Җиңү бәйрәмендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле авылдашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район җитәкчеләре дә килгән иде.

Нурлыгаян әби сугыштан исән-имин җиңү яулап кайткан солдат егет Заһит Сәгъдетдин улына кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстергән. Сугыштан соңгы иң авыр елларда колхозда эшләп, илгә-көнгә тугры хезмәт итеп яшәгән бу ике фидакарь җанның тормыш юлы - илебез тарихы.

Сәгъдиевлар бик матур пар булып, 56 ел бергә гомер кичерәләр. Хәзер сугыш ветераны Заһит абый арабызда юк инде. Нурлыгаян апаның да соңгы елларда сәламәтлеге мактанырлык түгел. Бүгенге көндә ул балалары тәрбиясендә гомер итә. «Илләргә тынычлык бирсен, сугышлар булмасын, без күргән авырлыкларны кабат беркемгә дә күрергә язмасын», - дип изге теләкләрен теләп озатып калды безне Нурлыгаян әби. Без исә янәдән аны туган көне һәм Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, балалар куанычы теләп калабыз, дип хәбәр итә безгә Боерган авылыннан Рәхилә Закирова.

Калмашта яшәүче Шамил бабай Хәмәтовны котларга балалар килде

Шушы көннәрдә Калмаш авылының «Калмаш бизәкләре» клубына йөрүче балалар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Хәмәт улы Хәмәтов янына барып, хәл-әхвәлен сорашып, аның күңелен күтәреп кайттык.

Шамил Хәмәтов 1918 елның 22 маенда элеккеге Чаллы районы Калмаш авылында дөньяга килә. 1939 елда армия сафларына чакырыла. Сугыш башланган елларга Шамил ага Фин заливы кырында урнашкан Ленинрад өлкәсендәге 133нче зенита-артиллерия частендә хезмәт итә.

- Безнең часть Ленинград шәһәренең дәүләт карамагындагы объектларын: база, азык-төлек складларын, Нева елгасы аша үтүче җәелмәле күперне, аэродромны саклый иде, - дип искә ала бүген ветеран. - Тик, күрәсең, безнең генә көч җитмәгән - дошман шәһәр артында булган барлык азык-төлек складларын һәм базаларны шартлатты. Шәһәрдә халык ризыксыз калды. Ачлык... Халык белән бергә гаскәр дә ачлы-туклы яшәде. Көнгә һәрбер кешегә 150 грамм ипи бирелә иде. Сугышчан дусларыбыз ачлыктан безнең күз алдында үлделәр. Аллаһы саклагандыр үземне, мин исән калдым. Аннары яраландым. Җәрәхәт булуга карамастан, шәфкать туташлары мине савыктырдылар, - ди Шамил Хәмәт улы, Ленинград блокадасының коточкыч көннәрен тагын бер кат күз алдыннан кичереп.

Аннары Шамил ага тагын яралана һәм Березняки шәһәренә сырхауханәгә озатыла. Госпитальдә аякка басканнан соң, аны Чиләбе өлкәсендәге гвардия частенә җибәрәләр. Биредә ул 3 айлык махсус курслар үтә: Мәскәүдән җибәрелгән плакатлар, сурәтләр буенча өр-яңа корал - «Катюша»ларда сугышырга өйрәнә. 1942 елның җәендә ветеран Калининский фронтына килеп эләгә. «Катюша» бригадасы составында Шамил Хәмәт улы озын сугышчан юл үтә: Украина, Польша, Румыния, Германияне азат итүдә катнаша. 1943 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Кадерле ветераныбыз сөйләгәннәрне балалар игътибар белән тыңладылар, сорауларын бирделәр. Соңыннан исә сабыйлар Шамил бабайга бүләккә дип алып килгән иң матур җырларын җырладылар, биюләрен башкардылар, дип яза безгә Калмаш авылының китапханә мөдире Гөлсимә Салихова.

Тыл ветераны Рауза Вәли кызы Хәйруллина туган авылы Тулбаен күреп кайтты

Бүгенге көндә ачы язмыш җилләре аны картлар һәм инвалидлар йортына алып килгән хөрмәтле тыл ветераны Рауза Вәли кызы Хәйруллина 1931 елнын 12 июлендә Мамадыш районы Тулбай авылында дөньяга килә. 1943 елда «Чулпан» колхозына эшкә керә. Сугыш беткәнче әлеге колхозда мал караучы булып эшли. Ил азатлыгы өчен барган канлы сугыш елларында Рауза әби һәм аның чордашлары авырлыкларга нык булып, чыдам булып гомер итәләр. Яшьләр олылар белән беррәттән бөтен авыр эшне башкаралар. Сугыштан соң исә Рауза әби бухгалтер курсларын тәмамлый һәм лаеклы ялга кадәр әлеге һөнәр иясе булып эшли.

Шушы көннәрдә, без - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Рауза әби белән бергә аның туган авылы Тулбайга кайттык. Гомер итеп ике ул үстергән йортын күргәч, аның күзләренә яшь тулды. Рауза әбине онытмаганнар, туганнары hәм авылдашлары безне бик җылы каршы алдылар. Шушы кечкенә генә авылда язучы Шәйхи Маннурга багышлап музей ачканнар. Чөнки ул да Рауза әбинең авылдашы. Бу музейга кергәч, Рауза Вәли кызы барлык экспонатларны кызыксынып, горурланып карады. Олы яшьтәге хөрмәтле тыл ветераныбызга шундый олы сөенеч китергәнебез өчен, үзебез дә бер кат куандык, дип яза безгә район картлар hәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев