Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Укучылар киләсе атнадан дәүләт имтиханнары тапшыра башлый

Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген иң җаваплы чор. Унберенчеләрнең тиздән бердәм дәүләт имтиханнары башланачак. Алар беренче сынауны 27 майда үтәчәкләр. Тугызынчылар инде татар теле буенча дәүләт тестын апрель ахырында ук тапшырды, чиратта төп дәүләт имтиханнары. Аның беренчесе 26 майга билгеләнгән.

Район мәктәпләрендә бүген тугызынчы сыйныфта 254 укучы белем ала. Тугызынчыларны алда рус теле һәм математикадан - мәҗбүри һәм шуңа өстәп сайлап алган ике фәннән имтиханнар көтә. 26 майда укучылар җәмгыять белеме, химия, информатика, рус теле фәннәреннән сынау үтәчәкләр. 31 май көнне - математикадан, 3 июньдә - рус теленнән, 9, 15 июньнәрдә шулай ук сайлап алган фәннәрдән имтихан бирәчәкләр.

Унберенче сыйныфны быел районда 98 укучы тәмамлый. Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга, аларга өстәп, узган еллардагы 3 укучы теләк белдергән. Беренче сынау сайлап алган фән буенча булачак. Аннары 30 майда рус теленнән мәҗбүри имтихан үтәчәк. Математикадан укучылар база дәрәҗәсендә һәм профильле дәрәҗәдә имтихан бирә алалар, берсен сайларга яки ике мәртәбә тапшырырга була. Алар 2 һәм 6 июньгә билгеләнгән. Аннары 22 июньгә кадәр сайлап алынган фәннәрдән сынаулар дәвам итә.

Имтиханга әзерлекнең барышын, балаларның бу системага мөнәсәбәтен белү өчен без Новотроицкое мәктәбенең унберенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары белән аралаштык. Унберенчедә барысы дүрт кенә кыз. Күренеп тора: имтиханга барысы да җитди карыйлар, тугызынчылар белән чагыштырганда бу аеруча сизелә, кызлар барысы да югары балл җыярга омтылалар. Өчесе шәһәргә репетиторларга йөри. Дарья Гаршина исә репетитордан башка, үз көче һәм мәктәп укытучылары ярдәме белән генә әзерләнергә уйлаган. Сыйныфташы Инзилә Камалова белән инде алар Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына портфолио тапшырганнар. Кызлар башлангыч сыйныф укытучылары булырга телиләр. Ләйсән Сафиуллинаның теләге исә Казан федераль университетының Алабуга филиалына кереп инглиз теле укытучысы булу. Бары Наталья Ежова гына бухгалтерлык юнәлешен сайлаган. Әлеге белгечлеккә укырга ул шулай ук Казан федераль университетының Алабуга филиалына бармакчы була.

Өлкәннәрнең күпчелеге, әйтик, бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларның әти-әниләре БДИ системасына каршы булсалар да, балалар инде аңа күнегеп, ризалашып киләме, без сөйләшкән унберенчеләр арасында имтиханны элеккечә, билет белән бирер идем, диюче булмады. Алар бары тик сынау барышындагы контрольнең генә бераз йомшаруын телиләр. Әйтергә кирәк, унберенчеләр дә, тугызынчылар да башка еллардагы кебек үк быел да имтихан бирү пунктына металлорамкалар аша керәчәкләр. Унберенчеләрдә онлайн күзәтү эшләячәк, ягъни нинди булса кагыйдә бозу күзәтелгәндә хәбәр шул ук минутта тикшерүчеләргә китәчәк. Тугызынчыларда исә күзәтү офлайн режимында алып барылачак - кагыйдә бозуны видеодан соңыннан карап беләчәкләр.

Тугызынчы сыйныфны исә Новотроицкоеда быел тугыз бала тәмамлый. Унынчыга барыргамы, юкмы икәнлеген төгәл хәл иткән укучылар да, әлегә икеләнүчеләр дә бар. Игорь Грудилов, Александр Тавлинов, Ильмира Шиһапова, Эльвина Пензина, мәсәлән, унынчыга барачакларын белдерәләр. Андрей Вилло тугызынчыдан соң китеп, автомеханик юнәлеш буенча укырга керәм, ди. Роман Никитин әле ахыргача хәл итмәгән.

«Әлеге сынаулар тизрәк үтсен, артта калсын иде инде», - диләр имтиханнар тапшырырга әзерләнүчеләр. Бүген алар өчен иң мөһиме - сынауларда югары балл җыеп, үзләре теләгән юнәлештә укырга керү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев