Хәйрия акциясе кысаларында «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте райондашларга 20 данә «Якты юл» газетасын яздырды
Киләсе яртыеллыктан безнең газетаны Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп укый алачак 18 май, сишәмбе көнне, ГЭС бистәсе, Гидротөзүчеләр урамында урнашкан почта бүлеге каршында бик матур чара - «Игелек агачы» дигән хәйрия акциясе узды. Шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләреннән җыелган җитәкчеләр бу көнне балалар һәм картлар йорты адресына исемләп...
Хәйрия чарасына Чаллы шәһәренең һәм Тукай районының танылган шәхесләре, түрәләр, җаваплы урыннарда эшләүчеләр, кыскасы, матди мөмкинлеге булган кешеләр җәлеп ителде. Биредә без үзебезнең район газетасы «Якты юл»ның махсус өстәлен булдырдык: газеталарны матурлап, һәрбер кешегә күренерлек итеп тезеп куйдык. Теләгән кеше район газетасының бүлекләре, беренче битләре, язылу бәясе, фотосурәтләре белән таныша алды. Почта бүлеге каршында «Якты юл»дан кала, Чаллы шәһәренең «Шәһри Чаллы», «Челнинские известия», «Вечерние Челны» газеталары, Казанда нәшер ителүче «Сөембикә» һәм балалар журналы «Салават күпере» вәкилләре дә бар иде.
«Якты юл» газетасына яздырып, ялгыз калган әби-бабайларга, өлкәннәргә, хезмәт һәм сугыш ветераннарына, кечкенә балаларга булышырга теләгәннәр күп булды. «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте вәкиле Руслан Шахматов Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты адресына исемләп 20 данә подписка рәсмиләштерде, шулай ук район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров та акциядә катнашып, үз өлешен кертте. Инвалидлар йортларында тәрбияләнүче мохтаҗ әби-бабайларны сөендергәннәре, мәрхәмәтле, киң күңелле, игелекле булулары өчен аларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Акция барышында Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы директоры белән сөйләшеп алдык.
- Яшьләр үзенә кирәк мәгълүматны Интернеттан ала, әмма өлкәннәрнең андый мөмкинлеге юк. Аларның бөтен юанычы - телевизор һәм газета-журналлар. Әби-бабайлар, апа-абыйлар көндәлек матбугат укып үскән буын бит. Басма матбугатны уку традициясен югалтмаска, дәвам итәргә кирәк. Акциянең дә дәвамлы булуын телим. Без бу эшләр белән кемнедер сөендерә алуыбыз өчен шат. Бабаларыбызның «Изгелек эшлә дә суга сал», «Халык белмәсә, балык белер» кебек хикмәтле гыйбарәләренең хаклыгына тагын бер кат инанабыз, - диде Фәнил Сабирович миңа.
Бу көнне картлар һәм балалар йортлары адресына дип 120дән артык данә хәйрия подпискасы рәсмиләштерелде. Һичшиксез, хәйрия акциясе оештыру куанычлы вакыйга. Мондый чаралар ешрак уздырылганда да яхшы булыр иде. Булышырга теләге булганнар күп, әмма аларның күбесе ничек итеп ярдәм итәргә мөмкин булуын белми. Рәхим ит, кил дә газета-журналга язылу кампаниясендә катнаш. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне сөендерер өчен бер сәбәп ул. Бүгенге чара җәмәгатьчелекнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата битараф түгеллеген күрсәтте. Тиешле дәрәҗәдә рекламалау булса, акциядә катнашып, мөмкинлеге булмаганнарны матбугатка яздырырга теләүчеләр күбрәк тә булыр әле. Мәрхәмәтле кешеләр күп бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев