20 февраль 2015 яңалыклары
-
Иске Абдулда Тукай районы мәктәпләре арасында брейн-ринг ярышы узды (фото)
-
"Авылым оныклары"бәйгесе дәвам итә
Исегезгә төшерәбез, "Авылым оныклары" бәйгесе дәвам итә. Әби-бабайларың яраткан оныклары турында безгә язган хатларын бастырабыз. Шулай ук дәү әниләрен мактап оныклар үзләре язса да, сөенеп кабул итәбез. Бу чарада катнашу өчен фото һәм хатларыгызны электрон адресыбызга юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com. Аннары үзегезгә ошаган катнашучы өчен тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен сайтның...
-
Тукай районында йорт салырга яки яшәү шартларын яхшыртырга кемгә ярдәм итәчәкләр?
Районда төзелеш көннән-көн киңрәк колач ала бара. Шәхси йортлар узган ел планда каралган 36 мең квадрат метрдан ике тапкыр диярлек арттырып төзелгән һәм аларның гомуми мәйданы 58 мең квадрат метрны тәшкил иткән. Бу 453 яңа йорт дигән сүз. Аларның 2 мең квадрат метрдан артыгы авыл территориялдәренең инфраструктур үсеше федераль максатчан...
-
Тукай районының "Якты юл" газетасына Башкортстаннан килгән хат
Күптән түгел Тукай районында чыга торган «Якты юл» газетасының берничә саны кулыма керде. Сокланып, яратып укыдым. Газета «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» конкурсын үткәргән һәм, шулай итеп, авылларда яшәүче укучыларының буш вакытларында нинди кызык шөгыльләр белән мавыгулары турында сөйләгән, алтын куллы осталарның рәсемнәрен, эшләрен урнаштырган. Берничә саннан соң «Авылым оныклары»...
-
Газ исе белән агуланган кешегә ничек ярдәм итәргә һәм агуланмас өчен нишләргә?
Узган ел район территориясендәге янгыннарда биш кешенең гомере өзелгән. Аларның берсе Тукай районында яшәгән булган, дүртесе Яр Чаллы кешеләре. Өч очракта үлемнең сәбәпчеләре булып газ исеннән агулану торган. Ә инде исерек хәлдәге гражданнарга газ исе тагын да ныграк тәэсир иткән һәм аларның үлемнәрен тагын да тизләткән.
-
Тукай районының Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган концерт үтәчәк
Бүген, 20 февральдә, 18.00 сәгатьтә, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татар халкының моңлы сандугачы, райондашыбыз Илһам ага Шакировның олуг юбилеена багышланган кичә узачак. Мәдәният йортының режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова хәбәр итүенчә, чарага Шакировларның нәселе - Илһам абыйның энеләре, энесенең балалары, оныклары чакырулы. Концертта шулай ук композитор Вәсим Әхмәтшин, шагыйрь Рубис Зарипов,...
-
Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу билгеләп үтеләчәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итү турында указ кабул итте. Тарихи әһәмияткә ия булган әлеге вакыйгалар уңаеннан республикада юбилей чаралары уздыру күздә тотыла. Указда аларны әзерләү һәм оештыру буенча комитет төзергә, ТР Министрлар Кабинетына комитетның эшен...
-
Газетага ун көн дәвамында ташламалы бәядән язылып була
2015 елның 26 февраленнән 7 мартка кадәр «Якты юл» («Светлый путь») газетасына ташламалы бәядән - ярты елга 388 сум 80 тиеннән язылып булачак. Ә басманың тулы бәясе - 432 сум. Хөрмәтле укучыларыбыз, яраткан газетагызга ун көн эчендә очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз! Рәсемдә : эстрада артисты Ирек Зарипов та "Якты...
-
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: «Балалар саны сиксәннән ким мәктәпләрнең язмышы аерым каралачак»
Кичә районда Тукай муниципаль район Советының XXXV утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнашты. Энгель Нәвап улы мәгариф тармагының үсеше, киләчәккә алда торган бурычлар белән таныштырды. (Рәсемдә: ТР мәгариф министры мәктәп укучыларының кул...