Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районының Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган концерт үтәчәк

    Бүген, 20 февральдә, 18.00 сәгатьтә, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татар халкының моңлы сандугачы, райондашыбыз Илһам ага Шакировның олуг юбилеена багышланган кичә узачак. Мәдәният йортының режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова хәбәр итүенчә, чарага Шакировларның нәселе - Илһам абыйның энеләре, энесенең балалары, оныклары чакырулы. Концертта шулай ук композитор Вәсим Әхмәтшин, шагыйрь Рубис Зарипов,...

    Бүген, 20 февральдә, 18.00 сәгатьтә, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татар халкының моңлы сандугачы, райондашыбыз Илһам ага Шакировның олуг юбилеена багышланган кичә узачак. Мәдәният йортының режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова хәбәр итүенчә, чарага Шакировларның нәселе - Илһам абыйның энеләре, энесенең балалары, оныклары чакырулы. Концертта шулай ук композитор Вәсим Әхмәтшин, шагыйрь Рубис Зарипов, гармунчылар Рәшит һәм Зөфәр Мәүләвиклар, җырчы Фирдәвес Идрисов, Яңа Бүләк авылы һәм күрше авыллардан килгән үзешчән артистлар чыгыш ясаячак. Кичәгә Сарман районыныннан да кунаклар килүе көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: