Тукай районында йорт салырга яки яшәү шартларын яхшыртырга кемгә ярдәм итәчәкләр?
Районда төзелеш көннән-көн киңрәк колач ала бара. Шәхси йортлар узган ел планда каралган 36 мең квадрат метрдан ике тапкыр диярлек арттырып төзелгән һәм аларның гомуми мәйданы 58 мең квадрат метрны тәшкил иткән. Бу 453 яңа йорт дигән сүз. Аларның 2 мең квадрат метрдан артыгы авыл территориялдәренең инфраструктур үсеше федераль максатчан...
Авыл җирлегендә эшләүчеләр өчен Россия Хөкүмәте карары белән расланган «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорда авылларның тотрыклы үсеше» дигән федераль максатчан программа эшли. Бүгенге көнгә бу программа кысаларында субсидия алу өчен «Гражданнар» категориясендә районнан 21 гаилә, «Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр» категориясендә 2 гаилә чиратта тора.
Программаның таләпләре буенча, «Гражданнар» категориясе буенча субсидия алуга дәгъва итүче авыл җирендә яшәргә, төп хезмәт эшчәнлеген авылда алып барырга тиеш. Шулай ук гариза бирүченең үзендә торак бәясенең 30 процентының булуы шарт. Мәсәлән, йорт күтәрә икән, аның 30 процент өлеше эшләнгән булырга тиеш. Бу өлеш өчен ана капиталы да файдаланыла ала. Һәм, әлбәттә, граждан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылырга тиеш. Моны җирле үзидарә органнарыннан бирелгән документлар раслый. Шушы шартлар үтәлгәндә әлеге программада катнашучылар торакның 70 процент өлешен төзүгә дәүләттән субсидия алуга дәгъва итә ала. Һәм бу акчалата ярдәмне алганнан соң граждан тагын биш ел мәҗбүри рәвештә авылда эшләргә тиеш. Ә инде субсидия алыр өчен генә торак шартларын белә торып начарайткан гражданнар биш ел үтмичә программада катнаша алмый. Бу категория буенча гариза бирергә теләүчеләрнең яше чикләнмәгән.
«Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр» категориясе буенча торак төзелешенә субсидия алырга яшьләре 35тән артмаган, бер яки аннан күбрәк балалары булган гаиләләр яки тулы булмаган гаиләләр дәгъва итә ала. Ата-ананың берсе булса да авылда хезмәт килешүе буенча эшләргә яки агросәнәгать комплексында шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, яисә социаль тармакта эшләргә тиеш. Шулай ук яшь гаиләнең авыл җирендә яшәве, торагын яхшыртуга мохтаҗ дип табылуы һәм, «Гражданнар» категориясендәге кебек үк, яшь гаиләнең дә торак бәясенең 30 проценты күләмендә үзенең акчасы булуы шарт.
Социаль түләүләрнең төгәл суммасы билгеләнмәгән. Ул гаиләдәге кеше санына, аларга билгеләнә торган торак мәйданының гомуми күләменә һәм авыл җирлегендәге торакның базар бәясенә карап исәпләнә.
Акчалата ярдәм алу бәхетенә ирешүчеләр сөенеп туя алмый
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, торак субсидияләреннән узган ел районда 26 гаилә файдаланган. Программа инде быел да үз эшен башлады. Январь ахырында гына, мәсәлән, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында баш инженер булып эшләүче Илдус Газизов йортын төзеп бетерү өчен дәүләт ярдәме алуга иреште. Йортына нигезне Илдус моннан биш ел элек салган. «Ул вакытта хөкүмәттән ярдәм программасы барлыгын белми дә идек. Төзелешкә үз көчебезгә ышанып тотындык. Аннары әлеге программа турында ишетеп, документлар җыеп карарга булдык. Һәм менә район ярдәме белән 1 млн сумнан артык субсидия алуга ирештек. Хәзер йортны төзеп бетерер өчен материаллар артыннан йөрим», - ди ул. «Чаллы яшелчәсе» ярдәме белән Илдус участокны бушка ала алган. «Гомумән, төзелеш барышында хуҗалык нинди ярдәм сорасам да кире какмады. Техника белән дә булышты, авыл хуҗалыгы министрлыгы аша 3 процентлы гына кредит алырга ярдәм итте», - дип өсти бу агрофирмада инде 20 ел эшләүче белгеч.
Ә йортның күпчелек өлеше эшләнгән инде. Стена өелгән, түбә ябылган, бүлмәләр бүленеп, идән-түшәмнәр ясалган, электр үткәрелгән. Икенче катны эшләп бетерәсе, отделка эшләрен башкарасы, газ үткәрәсе һ.б. шундый эшләр калган. Субсидия акчасы булмаса, бу эшләрне тиз генә ерып чыгып булмас иде, ди Илдус. Язга чыгуга гаиләләре белән бар көчләрен төзелешкә бирергә, җәйгә яңа йортка күчәргә планлаштыралар Газизовлар.
Шулай ук Бәткедә яшәүче, балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Екатерина Демидова да программада катнашкан. Ул инде субсидияне алганнан соң биш ел эшләргә дә өлгергән. Хәзер йортын обременениедән төшереп, милек турында яңа таныклык алырга җыена. «Йорт салу җиңел түгел. Шуңа күрә ул вакытта алган 600 мең сум акча безгә бик нык ярдәм итте. Өебезнең рәткә кертеп бетерәсе урыннары бик күп әле. Әкренләп бары да эшләнер дип уйлыйм», - ди Екатерина.
Төзелеш өчен дәүләттән шундый зур күләмдә субсидия алу авылда яшәүче гаиләләргә олы ярдәм. Иң мөһиме - аны әллә никадәр процентлар белән кире кайтарасы түгел. Ә биш елны авылда яшәгән кеше эшли дә эшли инде. Мондый программалар киләчәктә дә тукталмасын, безнең кебек башка гаиләләр дә сөенсен, дип телиләр яшьләр.
Социаль ипотека буенча фатирлар районнан биреләчәк
Бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы эшли. Торак фонды белән килешү төзегәннән соң өч ел үтсә һәм исәп-хисап счетларына фатир бәясенең ун проценты кертелгән булса, гариза бирүче конкурста катнашып, үзе теләгән фатирны ота ала. Бүгенге көндә социаль ипотека программасында чиратта районнан 115 гаилә тора. Алар хәзер шәһәрдә үтә торган конкурсларда катнашмый, фатирлар районда төзеләчәк күпкатлы йортлардан бирелергә тиеш. Беренчеләре «Татарстан» совхозы поселогыннан быел төзеләсе йорттан алыр дип көтелә. Шулай ук алга таба һәр ел саен бу программа буенча бер эре авыл җирлегендә бер күпфатирлы йорт төзү күздә тотыла.
13 ятим быел торак шартларын яхшыртачак
Шулай ук аз керемле гражданнар, Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигане бетерүдә катнашучылар, сугыш ветераннары, ятим балалар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр торак шартларын яхшыртуга документлар җыя алалар.
Бүген аз керемле гражданнар арасыннан районнан 8 кеше чиратта тора. Узган ел бу категориядән бер кеше социаль тораклы булган. Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашучылардан исә чиратта ике кеше. Узган ел бер кеше сертификат алуга ирешкән. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш толларыннан исемлектә ике кеше. Ятим балалардан узган ел 2 кеше торагын яхшырта алган. Аларга фатир найм килешүе буенча шәһәрдән Мәләкәс аръягы районыннан бирелгән. Быел тагын 13 ятим фатирлы булыр дип көтелә. «Татарстан» совхозы поселогында төзеләсе йорттан 13 фатир аларга бүленергә тиеш. Бу категориядә 77 кеше чиратта тора. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 68 кеше торак шартларын яхшырту өчен гариза биргән. Ләкин, кызганычка каршы, әле бу категория гражданнарның ярдәм алганы юк. Программаның кайчан эшли башлаячагы билгесез. Документлар саклана, чират югалмый. Инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдән бүген исемлектә 81 гариза бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев