Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

"Авылым оныклары"бәйгесе дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, "Авылым оныклары" бәйгесе дәвам итә. Әби-бабайларың яраткан оныклары турында безгә язган хатларын бастырабыз. Шулай ук дәү әниләрен мактап оныклар үзләре язса да, сөенеп кабул итәбез. Бу чарада катнашу өчен фото һәм хатларыгызны электрон адресыбызга юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com. Аннары үзегезгә ошаган катнашучы өчен тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен сайтның...

- Мәктәптә укыганда ук «Наз» бию ансамбленә яратып йөрдем. Районның «Балкыш» фестивалендә катнашып, беренче тапкыр Мактау кәгазе алдым. Аннары аңа төрле конкурсларда яулаган Диплом, Грамоталар өстәлде. Биюләрне үзлегемнән өйрәнәм.Телевидение тапшыруларында, интернет челтәрендә профессиональ биючеләрне карыйм, кайбер хәрәкәтләрне алардан алам, ләкин мин аларны үземчә баетам, өстәмәләр кертәм. Биюне үлеп яратам, - ди Алия. - Заманча ритмлы биюләр «җил-давыл» бит ул, күпме хәрәкәт, күңел очышы. Аларны да өйрәнәм. «Сабан туе гүзәле» конкурсында катнаштым. Андый бәйгеләр характерны чарлый, җиңүләргә әйди, үз-үзеңә, булмышыңа ышанычны арттыра.

- Армспорт белән дә шөгыльләнәсең икән, призлы урыннар да алгансың. Ә нигә хореографияне һөнәр итеп сайламадың? - дип кызыксынам.

Реклама

- Сәхнәне бик яратам, тик бию яшь чагында гына үзенә тарта, килешә. Минем исә гомерлек һәнәр аласым килде. Берсе икенчесенә комачауламый. Шәфкать туташы һөнәре кешеләрнең тән саулыгы өчен кирәк булса, биюче күңел байлыгы, рух күтәренкелеге бирә, - ди Алия.

Хак булса, авыл кешеләреннән Гөлнәзирәнең балалары - кызлары-кияүләре, оныклары, алар ундүрт һәм барысы да талантлы, тулы концерт программасы әзерлиләр икән дип ишеттем. Ә Алиянең «Татар кызы» конкурсына әзерләнеп йөргән көннәре икән. Андый бәйгеләрдә иң-иңнәр көч сынаша. Уңышлар юлдаш булсын, Яңа Байлар авылында үскән онык бит ул дип соклансыннар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым оныклары

2
X