Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ исе белән агуланган кешегә ничек ярдәм итәргә һәм агуланмас өчен нишләргә?

Узган ел район территориясендәге янгыннарда биш кешенең гомере өзелгән. Аларның берсе Тукай районында яшәгән булган, дүртесе Яр Чаллы кешеләре. Өч очракта үлемнең сәбәпчеләре булып газ исеннән агулану торган. Ә инде исерек хәлдәге гражданнарга газ исе тагын да ныграк тәэсир иткән һәм аларның үлемнәрен тагын да тизләткән.

Газ исе ни дәрәҗәдә куркыныч, агулану очрагында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә - күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Власов райондашларга үз киңәшләрен бирә.

Газ исе - кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен бик тә куркыныч фактор, вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелмәсә, ул бик тиз үлемгә китерергә мөмкин. Теләсә нинди яну вакытында газ исе атмосфера һавасына тарала. Шулай ук киемгә сеңеп тә агуын тарату куркынычы бар. Газ исеннән агулану янгыннар вакытында, ацетон, метил спирты, фенол кебек матдәләрне синтезлаганда, җилләтелмәгән яки начар җилләтелгән гаражларда яисә башка биналарда, туннельләрдә, хәтта транспорт күп йөри торган автотрассаларда да булырга мөмкин. Шулай ук өй шартларында газ чыгып утыру, мич капкачларының ябылмавы, сулыш аппаратларында сыйфатсыз һава кулланылуы күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин.

Балагыз яки башка туганыгыз, якыныгыз, танышыгыз газ исе белән агуланганда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә соң? Иң беренче, каушап калмагыз, тыныч булыгыз, шул ук вакытта тиз эш итегез. Агуланган кешене тиз арда газлы урыннан алып чыгыгыз. Җәй көне булса - урамга, кышын җилләтелгән бүлмәгә яки баскыч мәйданчыгына чыгарырга була, суларга саф һавалы урын булсын. Якасын, кысып торган киемнәрен бушатыгыз. Ашыгыч медицина ярдәме чакырыгыз. Зыян күрүченең тәнен тиз-тиз хәрәкәтләр ясап уыгыз. Башына һәм күкрәгенә салкын компресс куегыз. Әгәр агуланган кеше аңында икән, аңа җылы чәй яки кофе эчертегез.

Ә инде аңны югалту нык агулану турында сөйли. Андый кешенең тәне кызара, күз каралары киңәя. Башта ул еш-еш итеп һәм кычкырып сулыш ала, аннары җиңелчә генә тын ала башлый. Шул хәлдә дә куркып калырга кирәкми, чөнки зыян күрүчене коткару сезнең кулда. Тиз арада аны урамга алып чыгыгыз. Булдыра алмыйсыз икән, тәрәзәне ачыгыз, гел дә булмаса - аны ватыгыз. Башына һәм күкрәгенә бозлы салкын су тутырылган грелка яки шешә куегыз. Нашатырь спиртына манылган мамыкны борын тирәсендә селкегез, ләкин якын китермәгез. Шулай ук тиз хәрәкәтләр белән тәнен уыгыз.

Зыян күрүче сулыш алмый башласа, аңа ясалма сулыш алдырыгыз, пульсы булмаса, йөрәгенә массаж ясагыз. Бу күнегүләрне медицина ярдәме килгәнче яки зыян күрүче аңына килгәнче эшләү мәслихәт. Беренче ярдәм күрсәтүче үзе дә агуланмасын өчен ясалма сулыш алдырганда марлядан файдаланырга тиеш. Зыян күрүче яткан бүлмәдә телефон кулланырга ярамый, медицина ярдәмен чакырырга күршеләрдән сорарга яисә урамга чыгып шалтыратырга кирәк. Алга таба ничек дәваларга икәнен табиб хәл итә.

Түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгәндә газ белән агуланудан сакланып була:

- ягулыкны яндыру буенча тиешле күнекмәләрегез, инструментларыгыз булмыйча бу эшкә тотынмагыз;

- мичне, төтен юлын, вентиляция юлын төзек тотыгыз;

- агач күмерен җилләтү начар булган бүлмәдә яндырмагыз;

- мич капкачлары тиешле таләпләргә туры килсен;

- гаражда машинагызны кабызып калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белеп тору зыян итмәс