Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының "Якты юл" газетасына Башкортстаннан килгән хат

Күптән түгел Тукай районында чыга торган «Якты юл» газетасының берничә саны кулыма керде. Сокланып, яратып укыдым. Газета «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» конкурсын үткәргән һәм, шулай итеп, авылларда яшәүче укучыларының буш вакытларында нинди кызык шөгыльләр белән мавыгулары турында сөйләгән, алтын куллы осталарның рәсемнәрен, эшләрен урнаштырган. Берничә саннан соң «Авылым оныклары»...

Күптән түгел Тукай районында чыга торган «Якты юл» газетасының берничә саны кулыма керде. Сокланып, яратып укыдым. Газета «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» конкурсын үткәргән һәм, шулай итеп, авылларда яшәүче укучыларының буш вакытларында нинди кызык шөгыльләр белән мавыгулары турында сөйләгән, алтын куллы осталарның рәсемнәрен, эшләрен урнаштырган. Берничә саннан соң «Авылым оныклары» бәйгесен башлап җибәргәннәр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тә күз уңында. Минем өчен иң гаҗәпләндергәне - бик күп китаплар авторы, шул исәптән балалар һәм өлкәннәр өчен «Тузганак чәчәге», «Ак канатлы йолдызлар», «Сәфәр» һ.б. шигырьләр җыентыклары авторы, танылган язучы Факил Әмәкнең «ГөлҗиҺан» дигән повестен бастырып бару булды. Сүз дә юк, укыла, уйландыра торган әсәр. Бик күләмле әсәр ул һәм укучыларына шундый бүләк ясаган өчен газетага рәхмәтледер алар.

Мин үзем дә шигырь язам, китапларым чыкты. Кызыгып киттем дә, сезнең хөкемгә берничә шигыремне җибәрергә булдым.

Дәва эзлим

Йөрим әле болыннарда

Чәчәкләр арасында.

Җыям шифалы үләннәр

Йөрәгем ярасына.

Йөрәгемнең ярасы бар,

Кайдан табыйм дәвасын?

Дәваларын табалмасам,

Беләм дөрләп янасын.

Шифалы үләннәр җыйдым

Урманда балачактан

Дәва эзлим йөрәгемә

Туган җир, туган яктан.

Әкиятләргә тиң болыннар...

Оҗмахтай туган җирем.

Күкрәк тутырып суласаң,

Юкка чыгар бар чирең.

Яшел чирәм

Яшел чирәм япкан урамнарым

Искә төшә әле бүген дә.

Күпме еллар үтеп онытылмый -

Сагыш булып яши күңелдә.

Уйлар алып кайта яшел чирәмнәрдә

Тәгәрәпләр үскән чакларга.

Яланаяк йөргән урамнарым

Еллар тузанында тапталган.

Сакланмаган яшьлек эзләре дә,

Очрагандай көчле давылга.

Хатирәләр озатып йөри мине

Кайткан чакта туган авылга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият елы