19 июль 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк
Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.
-
«Айбагыр» Кашкатауга кунакка барды
«Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты каршында эшләүче «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы янындагы Кашкатау итәгендә үткәрелгән Питрау бәйрәмендә булып кайтты.
-
Районга кош гриппы яныймы?
Соңгы арада телевидиние, радио һәм социаль челтәрләрдә Россиядә, аерым алганда республикага якын регионнарда кош гриппы очракларының ешаюы, хәлнең кискенләшүе турында хәбәрләр йөри. Әлеге грипп Тукай районына яныймы? Бу сорау белән без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинга мөрәҗәгать иттек.
-
Кече бизнеска Саклык банкы белән Google ярдәмгә килә
Үз эшен башлап җибәрүче һәм инде бизнес өлкәдә күпмедер күләмдә тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр өчен янәдән «Бизнес-класс» программасы старт алды. Саклык банкы җәмгыяте белән Google компаниясенең уртак хезмәте иң әүвәл пилот проект буларак кына тормышка ашырыла башласа, хәзер инде моңа Россиянең башка төбәкләре дә кушылды.
-
Мөселманнарның «Изге Болгар җыены» уза
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел «Изге Болгар җыены» 21 июльдә Татарстанның Спас районында уза.
-
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
Самара өлкәсендә ел саен сентябрьнең беренче көннәрендә “Милли туйлар фестивале” уза.
-
Эшләүче яшьләр арасында хәрби-спорт слеты узды
Шушы көннәрдә Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышлап Кече Шилнә авылында район һәм Яр Чаллы шәһәренең предприятияләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләр арасында хәрби-спорт слеты узды.
-
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккаттык
Кызыгы шунда: моңа кадәр эшләгән директорны да циркка күчергәннәр иде.
-
Бүген IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлый
Форумда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән - барлыгы 1100 делегат, шул исәптән Татарстаннан 80 дин әһеле катнашыр, дип көтелә.
-
Бабайлар әйткән : “Әгәр бүген көн яңгырлы булса, көз дә яңгырлы килер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ