18 октябрь 2017 яңалыклары
-
Асаф Вәлиев рэп җырлый башлаган
Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев заманында үзен таныткан "Эх сез матур кызлар" җырын яңача башкара. Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев рэп стилендә җырлый башлаган. Кичә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтованың юбилей концертында "Эх сез матур кызлар" җырын яңача башкаруын Асаф Вәлиев "Татар-информ" хәбәрчесенә "Мин җырга рэп элементларын кертәм",...
-
Нарколог Раил Богданов: «Бер тапкыр татып караудан да бәйлелек барлыкка килә»
Кнәз авылында «Без наркотикларсыз планетада иминлек яклы!» тәрбияви чара узды. Кнәз авылы мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелгән әлеге очрашуда Тукай районы үзәк хастаханәсе психиатры, наркологы Раил Богданов та катнашты.
-
Районда диспансеризация авыл җирлекләрендә дә үткәрелә
Иске Җирекле авылында күчмә диспансеризация хезмәте халыкка медицина тикшерүе уздырды. Әгәр кешенең яше быел 3кә бүленә икән, димәк диспансеризация елы. Нәкъ менә шушындый планлы тикшерү вакытында организмдагы яшерен эчке авырулар ачыклана. Ә чирне башлангыч стадиясендә дәвалау - ул савыгуның нигезе булып тора. Иске Җирекле авылы халкы диспансеризацияне узган һәм медицина...
-
Бәрәкәтле гомер көзе
Таулар авылында гомер итүче Гөлсем Хәлимова 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте Шушы көннәрдә Таулар авылында туып-үскән хөрмәтле кешебез - тыл ветераны Гөлсем Хәлим кызы Хәлимовага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов Гөлсем...
-
ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны районда ел саен артуга бара
Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2017 елның тугыз аенда районда 5 кешедә ВИЧ-инфекциясе табылган. Аларның 3есе ир-ат, 2се хатын-кыз. 2016 елда мондый очрак 4 кешедә, 2015тә 3 кешедә теркәлгән. Саннардан күренгәнчә, әлеге инфекцияне йоктыручылар ел саен артуга бара. 2016 ел белән чагыштырганда, арту 25 процент белән билгеләнә.
-
Новотроицкоеда шикәр чөгендере алынып бетте
Авыл халкы хәзер җәй буе икешәр гектар чөгендер эшләүләрен онытты инде. Машина үзе утырта, эшкәртә, ала, төяп җибәрә. Хәтта су белән юып та куя әле! «Кама» агрофирмасы басуларында шикәр чөгендере үстерү нәкъ шул заманча технология белән башкарыла. Быел хуҗалыкның Новотроицкое бүлекчәсе барлыгы 1234 гектар мәйданда шикәр чөгендере утырткан. Әйдәп баручы...
-
ВАДИМ ЗАХАРОВ: ТОРМЫШТА НИ БУЛСА ДА, НӘТИҖӘДӘ БАРЫБЕР ХАТЫННАРНЫҢ АЯГЫНА КАЙТЫП ЕГЫЛАБЫЗ
Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның "Ышан бары гомер иткәнгә" исемле җырына төшерелгән клибы табадан төште. Клипның темасы бүгенге көндә гаять актуаль. Клипның эчтәлеге буенча, төп геройның, ягъни танылган актер Фердинанд Хафизовның гаиләсе бар. Тик һич көтмәгәндә, уйламаганда ул юлында бер хатын-кызны очрата һәм аның турында хыялланып йөри башлый. Билгеле, үзенең...
-
Юмор остасы, танылган алып баручы Зилә Шакирҗанова вафат
Җомга көнне редакциягә кайгылы хәбәр килеп иреште. Тукай районы халкына яхшы таныш Зилә Шакирҗанова вакытсыз вафат булган. Гөлдания Хәйруллина концертларының алып баручысы, юмор остасы, тамада Зилә ханымның үлемен якыннары, танышлары бик авыр кичерә. Аның социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә кайгылы хәбәрләр шул турыда сөйли. Соңгы 3-4 елда Зилә Шакирҗанова Эльмира Сөләйманова...
-
Чираттан тыш утырыш үтә
Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы үтә. Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең вакытыннан алда вазифаларын башкаруының туктатылуы турында. 2. Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны йөкләтү турында. Утырыш 20 октябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана.
-
Александр Груничев кабул итә
19 октябрь көнне райондашларны, шәхси эшмәкәрлек һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен ТРның Федераль антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе Александр Груничев кабул итә. Шулай ук югары сыйныфларда укучылар белән дә ачык дәрес үткәрү планлаштырыла. Гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән очрашудан соң журналистлар өчен брифинг оештырыла. Массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны Александр...
-
Тукай районында 18 октябрьгә һава торышы
Бүген, 18 октябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы булачак. Көндез яңгыр явуы көтелми. Кич белән исә пыскак яңгыр вәгъдә итә синоптиклар. Җил секундына 7 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә 9 градус җылы, бөрсекөнгә +4, кыска вакытлы яңгырлар.