Нарколог Раил Богданов: «Бер тапкыр татып караудан да бәйлелек барлыкка килә»
Кнәз авылында «Без наркотикларсыз планетада иминлек яклы!» тәрбияви чара узды. Кнәз авылы мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелгән әлеге очрашуда Тукай районы үзәк хастаханәсе психиатры, наркологы Раил Богданов та катнашты.
Наркоманиягә каршы уздырылучы чараларның төп максаты - ул яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләр, исерткеч матдәләр куллануга карата тискәре караш булдыру. Балаларга файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар өләшенде. Шулай ук «Тормыш агачы» акциясе оештырылды. Яшел кәгазь битләренә «Ике сәгать тормышыңны нәрсәгә сарыф итә аласыз?» дигән сорауга җаваплар язып, аларны зур агач рәсеменә беркеттеләр. Укучылар, чарага килгән кунаклар әлеге биремне бик рәхәтләнеп, көлешә-көлешә башкарды.
Табиб Раил Дамирович балаларга наркотик матдәләрнең организмга нинди зыян салуы хакында сөйләде.
- Яшьләрне наркотик исереклеккә тартучы төп этәргеч - ул кызыксыну, татып карау теләге, яисә кемгә дә булса охшарга тырышу. Ә кайчагында наркотикларга өлкәнрәк дуслар да мәҗбүр итә ала, - дип аңлатты Раил Богданов. - Ялган фикергә ышанып, имеш, бер генә тапкыр кулланып карауның бер зыяны юк дип, яшьләрдә наркотикларга карата колларча бәйләнеш барлыкка килә. Шулай итеп яшүсмернең башка мавыгулары, теләк-талантлары, хыяллары бер-бер артлы артта кала бара, зәгыйфьлек, йокысызлык барлыкка килә, - дип психиатр наркотик матдәләрнең ни дәрәҗәдә зыянлы булуын җиткерде.
Тормышны яратыгыз, спорт, әдәбият, музыка белән дус булыгыз, буш вакытыгызны хезмәттә уздырыгыз. Наркомания замана афәтенә әйләнгән чорда менә шундый профилактик чаралар зур роль уйный, дип яза безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев