Юмор остасы, танылган алып баручы Зилә Шакирҗанова вафат
Җомга көнне редакциягә кайгылы хәбәр килеп иреште. Тукай районы халкына яхшы таныш Зилә Шакирҗанова вакытсыз вафат булган. Гөлдания Хәйруллина концертларының алып баручысы, юмор остасы, тамада Зилә ханымның үлемен якыннары, танышлары бик авыр кичерә. Аның социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә кайгылы хәбәрләр шул турыда сөйли. Соңгы 3-4 елда Зилә Шакирҗанова Эльмира Сөләйманова...
Җомга көнне редакциягә кайгылы хәбәр килеп иреште. Тукай районы халкына яхшы таныш Зилә Шакирҗанова вакытсыз вафат булган. Гөлдания Хәйруллина концертларының алып баручысы, юмор остасы, тамада Зилә ханымның үлемен якыннары, танышлары бик авыр кичерә. Аның социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә кайгылы хәбәрләр шул турыда сөйли. Соңгы 3-4 елда Зилә Шакирҗанова Эльмира Сөләйманова коллективында алып баручы булып эшләгән. Нәкъ бер ай элек - 13 сентябрьдә Зилә ханымга 48 яшь тулган булган.
Зилә Шакирҗанова туган җире Мөслим районы Әмәкәй авылында җирләнде. Аны соңгы юлга озатуда бик күп танышлары, дуслары, туганнары җыелды.
Авыр туфрагы җиңел булсын, туганнарына Аллаһ сабырлык һәм түземлек бирсен.
Фото Зилә Шакирҗанованың «ВКонтакте» социаль челтәреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев