Бәрәкәтле гомер көзе
Таулар авылында гомер итүче Гөлсем Хәлимова 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте Шушы көннәрдә Таулар авылында туып-үскән хөрмәтле кешебез - тыл ветераны Гөлсем Хәлим кызы Хәлимовага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов Гөлсем...
Таулар авылында гомер итүче Гөлсем Хәлимова 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте
Шушы көннәрдә Таулар авылында туып-үскән хөрмәтле кешебез - тыл ветераны Гөлсем Хәлим кызы Хәлимовага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов Гөлсем апаны олуг бәйрәме белән котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, күчтәнәч-бүләкләр тапшырдылар.
Гөлсем апа авыр сугыш елларында, ачлык-ялангачлыкны сынмыйча-сыгылмыйча узган, яшь буынга ныклык өлгесе булган шәхес. Гомере буе халык хуҗалыгының төрле тармакларында үзенең тырыш хезмәтен куйган, мәрхүм гомер юлдашы, сугыш ветераны Котдус абый белән 5 балага гомер биргәннәр. Укымышлы, тәрбияле балалары - аларның йөз аклыгы. Бүгенге көндә 4 кызының гаиләсе, 10 оныгы, 19 оныкчыгының янәшәсендә кадерле әнкәй, әби, әбекәй булып гомер кичерә. Илгә-көнгә тынычлык, газиз балаларының исәнлекләрен теләп, изге теләкләрен җиткереп, тормышыннан бик канәгать булып яши. Гөлсем апага исәнлек-саулык, хәерле гомер, көр күңел, шатлыклы аяз көннәр телибез.
Флүзә Сәлимова,
Боерган башлангыч ветераннар оешмасы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев