Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны районда ел саен артуга бара

Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2017 елның тугыз аенда районда 5 кешедә ВИЧ-инфекциясе табылган. Аларның 3есе ир-ат, 2се хатын-кыз. 2016 елда мондый очрак 4 кешедә, 2015тә 3 кешедә теркәлгән. Саннардан күренгәнчә, әлеге инфекцияне йоктыручылар ел саен артуга бара. 2016 ел белән чагыштырганда, арту 25 процент белән билгеләнә.

ВИЧ-инфекциясен йоктыручыларның иң күбе Круглое Поле поселогында гомер кичерә

Бүген районда ВИЧ-инфекция буенча диспансер исәбендә 57 кеше тора. Шулардан Круглое Поле поселогында - 14 кеше, Бәтке авылында - 11, Яңа поселогында - 6, «Татарстан» совхозы поселогында - 5, Иске Байлар авылында - 3, Теләнче Тамак, Казиле, Боерган авылларында, Комсомолец поселогында - 2шәр, Олы Шилнә, Түбән Суыксу, Новотроицкое, Ильбухтино, Күзкәй, Калмия авылларында берешәр кеше теркәлгән. Инфекциялеләрнең 34е ир-атлар, 23е хатын-кызлар.

Теркәү чорының башыннан алып, ягъни 1987 елдан, Тукай районында барлыгы 97 кеше ВИЧ-инфекциясе белән исәпкә алынган. Алардан безнең территориядә 25 кеше үлгән. Быел әлеге диагноз куелган 4 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 2сендә туберкулез да булган, 1 кеше бәхетсезлек очрагында үлгән, 1 кешедә табиблар оппортунистик инфекция дә тапканнар.

Йоктыручылар арасында 30-39 яшьлекләр күп

ВИЧ-инфекцияне иң күп йоктыручылар 30-39 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар.

Узган ел бу яшьтәгеләр барлык чирләүчеләрнең 50 процентын тәшкил итсә, быел ул сан 80 процентка кадәр күтәрелгән.

Гомумән, соңгы өч елда 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында инфекция йоктыручылар күп теркәлгән.

ВИЧ-инфекциясе ни рәвешле йога?

Соңгы елларда ВИЧ йоктыруның ике юлы күп теркәлгән:

1) наркотиклар кулланганда кан тамырларына инфекция керү;

2) җенси юл белән зарарлану.

Быел ачыкланган очракларның 2се җенси юл белән, 3есе парентераль, ягъни кан аша булган. Тукай район үзәк больницасының нарколог-психиатры Раил Богдановның белдерүенчә, чир ВИЧ-инфекция йөрткән анадан йөкле вакытта баласына да күчәргә мөмкин. Ә имезү вакытында, күкрәктә кан чыгарлык яралар булмаса, ул йокмый.

- Кан булмаганда, селәгәй аша да йогу куркынычы юк, - дип белдерә нарколог-психиатр Раил Богданов. - Ә кан тамырларына дару препаратлары керткәндә бер шприцтан файдаланганда инфекция йогарга мөмкин, - ди ул.

ВИЧ-инфекциясе йоктыручыларның күпчелеге эшсезләр

Социаль статус буенча анализлаганда, шул күренә: чир беркайда да эшләмәүчеләрдә, тәртипсез тормыш алып баручыларда күбрәк теркәлә. 2017 елның беренче яртысында, мәсәлән, инфекция йоктыручы 5 кешенең 2се эшсезләр рәтендә торган.

2015 елда эшсез булуына өстәп, яшәү урыны да булмаган 1 кешедә ВИЧ-инфекциясе ачыкланган.

Фото pixabay сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев