18 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Бүген Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н.Нигъмәтҗанова Тукай муниципаль районы администрация бинасында гражданнарны кабул итте
В ходе приема были даны разъяснения по вопросам социальной защиты и занятости.
-
Бакчада көзен ниләр утырталар?
Бакчачылар тиздән бераз тын алачак: яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр әкренләп бушап кала. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла. Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була.
-
Ольга Левицкая: «Сабый вакытымда мине концлагерь башлыгы сатып алырга теләгән»
Концлагерьның элеккеге тоткыны, Круглое Поле поселогында яшәүче Ольга Левицкая Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген аңа шушы көннәрдә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды.
-
Чаллыда «Тойота» автомобиле хатын-кызны һәм аның ике баласын бәрдергән
Юл һәлакәте кичә Раскольников урамындагы 36/4/3нче йорт каршында булган.
-
Татарстан – уңыш күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында
Татарстан игенчеләре бер гектардан 26 центнер уңыш җыеп алган.
-
Икмәк чыгышы буенча алдынгы һәм артта баручы районнар билгеле – исемлек
“Татарстанның 10 районы бер гектар мәйданнан 30 центнердан артыграк уңыш җыйды”, - ди Илдус Габдрахманов.
-
Ветераннар оешмалары җитәкчеләре Казан каласына сәяхәт кылды
Район ветераннар оешмасы өлкәннәрнең ялын күңелле оештыруга зур игътибар бирә. Төрле мәдәни, спорт чараларында катнашу гына түгел, районнан читкә чыгып, тарихи урыннарны да карап кайтабыз, республикакүләм үткәрелүче фестиваль, җыеннарда да катнашабыз. Болгар, Биләр, Зөягә әледән-әле экскурсияләр, үзенә күрә бер кечкенә сәяхәтләр оештырыла. Күптән түгел генә – июль аенда 39 кеше җыйнаулашып Болгар җыенына барып кайттык. Августта исә авыл җирлекләре ветераннары белән эшләүчеләр өчен Казан каласына экскурсия үткәрелде.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Пенсия реформасы кирәк, әмма һәр гражданны яклау зарур
Республикада пенсия алды яшендәге гражданнар өчен социаль ташламаларны саклауга 9 млрд сум чамасы акча кирәк булачак.
-
Бабайлар әйткән : “Урманда миләш күп булса, көз яңгырлы килер. Ә миләш яфрагы иртә саргайса, суык кыш иртә килер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ