17 июнь 2022 яңалыклары
-
Әй, шатланды сабыйлар
Сабантуй – олылар белән бергә балалар да күңел ача торган бәйрәм. Яшь тамашачылар өчен Мәктәптән тыш эшләр үзәге аерым бәйрәм сәхнәсен оештырган иде. Анда Тукай районы мәктәп һәм балалар бакчасы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Балалар үзләре дә теләп сәхнәдә шигырь укыдылар, бүләкләр алдылар. Биредә төсле кәгазьләрдән матур итеп рәсем ясарга өйрәтә торган остаханәләр эшләде, аква-гримм салу белгечләре махсус буяулар ярдәмендә балалар йөзенә төрле бизәкләр төшерде. Яшел аланлыкта районның социаль яклау хезмәткәрләре балалар өчен ярышлар үткәрде. Күзне бәйләп бүләкләр эленгән җепләрне кисәргә кирәк булган уенда катнашырга теләүчеләр аеруча күп иде – зур чират җыелган иде.
-
Тукай районы Советының XXII утырышы уза
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ XXII УТЫРЫШЫ КӨН ТӘРТИБЕ:
-
Сабантуйның җаны – көрәштә
Милли көрәш – Сабан туйларының күрке, мәгънәсе, дәрте-дәрманы. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп алды. Көрәшчеләрне тәҗрибәле өлкән судьялар Ринат Гайнетдинов, Мәхмүт Габдрахманов, судьялар Марат Мөхәммәдиев, Артем Артемьев, Рафаэль Әхмәтҗанов, Тәнзил Хәмадиевлар хөкем итте. Ильяс Гыйлаев ярышларның баш хөкемдары итеп расланды.
-
Шигъри җанлы авылдашым
Калмия авыл китапханәсендә бүген зур очрашу. Кунагыбыз- авылдашым, шигьри җанлы, нечкә тоемлы күңелле, бөтен гомерен тырыш хезмәт белән Калмия авылында яшәп иҗат итүче 2 китап авторы, шагыйрә Зөләйха апа Закирова.
-
Батыр йөрәкле янгынчы
Россия Президенты Тукай районы янгын сүндерүчесе Рамил Фәрдиевны "Батырлык өчен" медале белән бүләкләү турында указ чыгарды. Ул Биклән авылындагы янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе булып эшли.
-
Сабантуй – милли мирас
Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенченең бераз гына булса да «тын алуы» – тәнен-бәдәнен ял иттерүе, рухын баетуы өчен ата-бабаларыбыз тарафыннан оештырылган бәйрәм ул. Сабантуйның мең елдан артык тарихы бар. Бу бәйрәмгә халкыбыз элек-электән зур мәгънә салган. Зөбәрҗәти диңгез булып җәйрап яткан уҗымнар, ямь-яшел болын-кырлар белән сөендерә быелгы яз. Җиң сызганып мал азыгы хәзерләү – яшел уракка төшү алдыннан кыр батырларын, уңган терлекчеләрнең тырыш хезмәтен бәһаләү, аларга дан җырлау ул Сабантуй.