Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Шигъри җанлы авылдашым

Калмия авыл китапханәсендә  бүген зур очрашу. Кунагыбыз- авылдашым, шигьри җанлы, нечкә тоемлы күңелле, бөтен гомерен тырыш хезмәт белән Калмия авылында яшәп иҗат итүче 2 китап авторы, шагыйрә Зөләйха апа Закирова.

Зөләйха Закирова бик күп еллар Калмия мәктәбендә укытучы,  профсоюз оешмасы рәисе, райондагы ана теле укытучыларыныӊ танылган остазы – методисты булды, клубларда авыл халкыныӊ яраткан җырчысы һәм үзешчән режиссеры, биш бала анасы, кыскача әйткәндә олы җанлы, ихтирамга  лаек кеше. Зөләйха ханым «Бәхет» дигән шигерендә үзен бәхетле кеше дип тә саный.
Авырлыклар күп күргән, тормышныӊ түбәнге баскычларыннан күтәрелгән,  хисле,  оптимист кешеләр генә шигырь яза ала диләр. Чыннан да шулай  микән? Минзәлә районыныӊ Иркәнәш авылында   туган, Зөбәердә бала чагын уздырган,  Бикбау авылында урта мәктәпне тәмамлаган, күп еллар Калмия авылында яшәүче Зөләйха ханымны шигырь дөньясына кемнәр этәрде микән?
Яшь  ярым  әнисендә тәрбияләнгәннән соӊ кечкенә Зөләйханы, анна сөтеннән аеру өчен, Актаныш районы Зөбәер авылына Бибисафия әбигә өченче онык итеп кайтарып куялар. «Усал Сафия» кушаматлы,  киӊ күӊелле, бөтен эшне дә белә торган, тәвәкәл, кырыс Бибисафия әби өч оныкны да үз баласыдай карый, тәрбияли.
Без өч ятим үстек әбекәйдә
Тормыш үзе әллә үксезме?!
Әй, кыйнады язмыш: тетте генә,
Ә без һаман никтер үз сүзле.
Кизәк җыя идек тау битеннән
Күлдән сөзә идеек табаннар.
«Уфалла»ны тартып җәйләр  буе
Каешлана идее табаннар.
Кара бураннарда чана тартып,
Төнлә бара идеек саламга.
Бер елыймын кайчак, бер көләмен
Шул чакларны искә алганда.
«Зөбәердә һәр тал, камыш җырлый, бөтен кешедә шигырь яза», - дип искә ала Зөләйха ханым, Эльмира Шарифуллина, Сания Әхмәтовалар белән уйнап үскән яшьлек чорын.  Зөбәер дүртеллык башлангыч мәктәбен төгәлләгәч, кечкенә Зөләйханы әнисе үз янына Бикбауга ала. Зөбәердә формалашкан атаман, ирек соючəн, тəвəкəл, тиктормас, үз эшен азагына кадəр житкерү кебек  характер үзенекен итə.  Активлыгын, үз артыннан башкаларны ияртə алуын күреп кечкенə Зɵлəйханы 7-9 классларда дружина советы председателе, ə 10-11 классларда комсомол секретаре итеп билгелилəр. Мəктəптəн тыш чаралар үткəрү белəн берлектə ул спорт белəн шɵгыльлəнə, шигырьлəр яза. 11 классны тәмамлагач Алабуга педагогия институтының филология бүлегенә кереп ике ел укыганнан соң Бикбауга кайтып әнисе янында татар теле укыта башлый. Татарстанның атказанган укытучысы исемен йɵртүче Фазлыева Мәшхүдә апа кызының остазы, чын дусты була.
Үзешчән сәнгатьнең күтәрелгән чагы. Зɵләйха ханымны сәхнә үзенә тарта. Ул яңадан Алабугага китеп, Алабуганың культура училищасының театр – режуссурасы бүлеген тɵгәлли. Бу 1969 – 72 еллар була.  Беренче баласы туганнан соң, 1974 елда Зɵләйха ханым,читтән торып, Казан дәүәте педагогия институтының татар теле бүлегенә укырга керә һәм уңышлы гына 1979 елда тәмамлый. Шушы чорда аның икенче баласы – Алсу дɵньяга килә. 11 ел Бикбау мәктәбендә укытканнан соң тормыш аны Тукай районы  Калмия авылына китерә.
Хак  Тәгалә сыну ɵчен түгел,
Бары сынау ɵчен яраткан.
Тɵрлебезгә тɵрле язмыш биреп,
Тɵрле җиргә безне тараткан, - ди ул үзе турында.
Зɵләйха апа 1983 елда ике баласын ияртеп Калмия авылына килеп тɵпләнә. Мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләрен укыта.Калмияда Зɵләйха апаның тагы ɵч баласы дɵньяга килә. Бүгенге кɵндә аның биш баласы да үсеп кеше булдылар, тормышта үз юлларын таптылар. Тәрбиягә бала да алып үстерә Зɵләйха апа. Тормыш аврлыкларын җиңеп алга атлый  Зɵләйха Закирова.  Бер нинди җил-давыллар да куркытмый аны. Үз авырлыкларын җиңгәндә, ул милләт язмышы белән дә кызыксына. «Мин Тукайга киләм», «Дɵнья –базар» шигырьләре моңа мисал булып тора.
Аның шигырьләрендә ихласлык, самимилек чагыла һәм тормыш үзе яктыра, төрле төсләре белән балкый. Бала чактагы хыяллар белән яшьлек, сөю, сөелү һәм яшьлекне сагынып яшәү үрелеп бара. Безгә, гади авыл кешесенә, шигырьләрне аңлау җиңел түгел. Ә инде аны иҗат итү, китап чыгару, барган җиреңнән күккә күтәрелү кебек бер могҗиза. Бу инде Ходайның үзе сөйгәннәренә биргән зур бүләге, могҗизасыдыр мөгаен.
 Шагыйрьләр фантазиягә ифрат  бай халык. “Бар байлыгы шул – фантазия дә хыял инде” – дисәләр дә, бу аның бәхете бит әле. Хыялы артыннын кош булып оча,күк гөмбәзен иңли, хикмәтле оброзлар иҗат итә. Бу сүзләр дә бердә артыру юк. Кеше күңеле бервакытта да тыныч түгел. Бала чакта без гел үсәргә, зур булырга хыялланабыз, зурлар кебек бизәнәсе, киенәсе килә, Ваемсызлык, битарафлык сизелә. Еллар үткән саен, күңел үзгәрә, дөньяга, кешеләргә игътибар арта. Олыгая барган саен күңел кыллары сизгерләнә бара. Тормыш юлындагы сикәлтәләр, борчу - мәшәкатьләр йокыны качыра, сәламәтлекне какшата, һәрнәрсәгә үз карашың була. Шушы авыр вакытларда да үзенә иҗат көче табып  шигырьләр яза ул Зөләйха Закирова.
Бу дөньяда һәр кеше арыган тәненә, җанына төрлечә ял ала: концертка бара, кунак чакыра, телевизордан яраткан сериалын карый, гөлләр үстерә һ. б. Бу гади кешеләр өчен. Ә күңеле шигырь диңгезе белән тулган, шуларны урнаштыру, ягъни язып ала алу, халыкка җиткерү белән янган кешеләр бәхетлеме, киресенчә, аларга авырдамы? Бу сорауны Татарстанның рәссамнәр берлеге әгзасы Гараева Хәния апага бирдек. Ул да тынгысыз җанына ял табу өчен каләм ала, үзенең хисләрен рәсемнәргә төшерә, күңеленә теркәп куя. Бу очрашуга ул да буш кул белән килмәде. Үзенең теләкләрен,хисләрен җиткерде.
Дөньялар тыныч түгел, тормыш кайный. Һәр көн төрле вакыйгаларга бай, аның шатлыклысы да, борчулылары да бар. Ә бездә тыныч, рәхәт. Һәр туган көнгә канәгать булып, Ходайга рәхмәт кылып, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын. Күгебез аяз, дөньялар имин булсын. Зөләйха апа Закирова кебек авылдашлар яшәсен. Безнең күңелләрне күреп, очрашуга килгәне өчен аңа зур рәхмәт әйтик. Иҗади чишмәсе саекмасын, күңеле бер дә боекмасын, чәчләре агармасын, йөзләре саргаймасын, мәңге яшь калсын.

 

Энҗе Галиәхмәтова

/автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев