Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сабантуйның җаны – көрәштә

Милли көрәш – Сабан туйларының күрке, мәгънәсе, дәрте-дәрманы. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп алды. Көрәшчеләрне тәҗрибәле өлкән судьялар Ринат Гайнетдинов, Мәхмүт Габдрахманов, судьялар Марат Мөхәммәдиев, Артем Артемьев, Рафаэль Әхмәтҗанов, Тәнзил Хәмадиевлар хөкем итте. Ильяс Гыйлаев ярышларның баш хөкемдары итеп расланды.

Башта үсмерләр бил алышты. 30 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сәмәкәй авылыннан Хәлил Мөхәммәтов җиңде, 35 килограммга кадәр – Круглое Поледан Булат Гыйззәтуллин, 40 килограммга кадәр үлчәүдә – Абдул Мөхәммәтов (Сәмәкәй), 45 килограммга кадәр авырлыкта Яр Чаллыдан Хәсан Сибгатуллин беренче булдылар. 50 килограммлы үлчәүдә Бикләннән Җәмил Ибраһимов, 55 килограмлы авырлыкта шушы ук авылдан Нияз Сәрвәров, 60 килограммлылар арасында Круглое Поледан Айрат Дәүләтбаев җиңделәр. Мерәс авылыннан Илдар Гыйльфанов һәм Ришат Галимовлар 65 һәм 70 килограммга кадәрле үлчәүдә беренчелекне алдылар. 70 килограммнан артыграк авырлыкта беренчелекне Яр Чаллыдан Артур Халиков яулады. Үсмерләр арасында абсолют батыр булып Нияз Сәрвәров калды.
Зурлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Раил Сәйфуллинга (Мерәс), 70 килограммга кадәр авырлыкта – Илназ Рамазановка (Биклән), 80 килограммга кадәрлеләр арасында Ринат Мингалимовка (Яңа Бүләк) тиңнәр юк иде. 90 килограммга кадәр авырлыкта Тимур Сафинга (Мерәстән), 90 килограммнан артык үлчәүдәгеләр арасында Ришат Гайнетдиновка (Түбән Суык Су) каршы тора алучылар булмады. Ветераннар арасында Бикләннән Марат Мөхәммәдиев җиңүче булды. Ниһаять, ярышлар иң югары ноктасына җитте – баш батыр исеме өчен көрәш башланды. Бил алышу бик киеренке барды, беркем дә җиңелергә теләмәде. Ләкин тәкә – берәү генә! Илназ Рамазанов белән каты көрәштә Сабантуйның абсолют батыры исемен Россия спорт мастеры, Россия чемпионы, Татарстан чемпионы, татар милли көрәше буенча Муса Җәлил турниры чемпионы, күп тапкырлар Сабан туе батыры булып калган Ришат Гайнетдинов яулады.
Барлык авырлык категорияләрендә дә призлы урыннар алган спортчылар мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Абсолют батырларның икесенә дә, әлбәттә, бүләккә тәкәләр бирелде. Ә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйның җаны, мәгънәсе, төп тамашасы булган көрәшне кызыксынып һәм бил алышучыларга көч биреп күзәткән райондашлар исә җаннарына дәрт-дәрман, көч җыйды.
Гүзәл Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев