Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батыр йөрәкле янгынчы

Россия Президенты Тукай районы янгын сүндерүчесе Рамил Фәрдиевны "Батырлык өчен" медале белән бүләкләү турында указ чыгарды. Ул Биклән авылындагы янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе булып эшли.

Былтыр, 2021 елның июнь аенда  Рамил Фәрдиев янгын эченнән бер  хатын-кызны алып чыга. Биклән авылында бер өйгә ут каба, ут телләре күрше гаражга да күчә. Өйнең ишекләре эчтән бикле була , ул тәрәзә аша эчкә керә Аңын югалткан хатын-кыз йокы бүлмәсендә идәндә табыла. Рамил аны тиз генә саф һавага алып чыга, беренче ярдәм күрсәтә һәм хастаханәгә алып китә. 
Рамил Фәрдиевны бүләкләү турындагы указ  РФ Пезидентының рәсми сайтында урын алды. Фәрдиевнең кыюлыгын, батырлыгын һәм тәвәккәллеген хөкүмәтебез югары бәяләде. Тиздән ул "Батырлык өчен" медален тапшыру тантанасына Мәскәүгә барачак.

/ФОТО ТРсы гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев