Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй, шатланды сабыйлар

Сабантуй – олылар белән бергә балалар да күңел ача торган бәйрәм. Яшь тамашачылар өчен Мәктәптән тыш эшләр үзәге аерым бәйрәм сәхнәсен оештырган иде. Анда Тукай районы мәктәп һәм балалар бакчасы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Балалар үзләре дә теләп сәхнәдә шигырь укыдылар, бүләкләр алдылар. Биредә төсле кәгазьләрдән матур итеп рәсем ясарга өйрәтә торган остаханәләр эшләде, аква-гримм салу белгечләре махсус буяулар ярдәмендә балалар йөзенә төрле бизәкләр төшерде. Яшел аланлыкта районның социаль яклау хезмәткәрләре балалар өчен ярышлар үткәрде. Күзне бәйләп бүләкләр эленгән җепләрне кисәргә кирәк булган уенда катнашырга теләүчеләр аеруча күп иде – зур чират җыелган иде. 

Сабантуйдагы балалар өчен оештырылган мәйданчыкларның саны хәйран калырлык иде: кемдер батутта сикерә, икенчеләре карусельдә йөри, ә башкалары иң биек кабартылган таудан төшәргә кызыгып шунда менеп китә. Әйтергә кирәк, кабартылган аттракционнарның саны күп иде, аларда балалар бик теләп уйнап йөрде. Пульт ярдәмендә йөри торган электр машиналарына малайлар гына түгел, кызлар да утырды. Салкын һава торышына карамастан, бассейнда йөзәргә теләүчеләр дә табылды: балалар кабартылган зур шар эченә кереп судан йөрделәр. 
Сабантуйның ачылышын көтеп торган арада колакка ниндидер сәер итеп кычкырган тавыш ишетелгән иде. Баксаң, ул күчмә зоопарктагы тәвис кошы булган икән. Бу яңгыравык тавышлы, матур койрыклы экзотик кошны күрергә күп халык җыелды: барысы да аны фото, видеога төшерде.  Зоопаркта шулай ук пони, ишәк һәм куяннарны күрергә мөмкин иде. Балалар өчен районның төп Сабан туенда менә шундый кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән иде.  

Мәрьям Сәлахова

/автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев