Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй – милли мирас

Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенченең бераз гына булса да «тын алуы» – тәнен-бәдәнен ял иттерүе, рухын баетуы өчен  ата-бабаларыбыз тарафыннан оештырылган бәйрәм ул. Сабантуйның мең елдан артык тарихы бар. Бу бәйрәмгә халкыбыз элек-электән зур мәгънә салган. Зөбәрҗәти диңгез булып җәйрап яткан уҗымнар, ямь-яшел болын-кырлар белән сөендерә быелгы яз. Җиң сызганып мал азыгы хәзерләү – яшел уракка төшү алдыннан кыр батырларын, уңган терлекчеләрнең тырыш хезмәтен бәһаләү, аларга дан җырлау ул Сабантуй.                  

Сабан бәйрәменә, һәр елдагыча, район халкы алдан нык әзерләнде. Сабантуй мәйданында тәртип булдыру өчен район җитәкчелеге, администрация һәм мәдәният хезмәткәрләре зур тырышлык куйды. Мәйдан тиешенчә җиһазланды, бизәлде. Бәйрәм, табигый ки, аш-су, мул табынсыз узмый. Сабантуй – бигрәк тә. Мәйдан халкын сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өчен сату павильоннарында халыкка тәкъдим ителә торган ризыкның сыйфатына зур игътибар бирелде. Сәүдә нокталарында эшләүчеләр, ашханә-кафеларда ризык әзерләүчеләр төн йокламыйча бәйрәм хәстәрен күрде.

Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенченең бераз гына булса да «тын алуы» – тәнен-бәдәнен ял иттерүе, рухын баетуы өчен  ата-бабаларыбыз тарафыннан оештырылган бәйрәм ул. Сабантуйның мең елдан артык тарихы бар. Бу бәйрәмгә халкыбыз элек-электән зур мәгънә салган.
Быелгы Сабан туе үзгә иде. Ул – Аллаһны олугълап – Бисмилләһ белән башланды. Ел буе көткән тантаналы мизгел – 2022 ел Сабан туе ачык дип игълан ителде һәм мәйдан түренә милләтебез тарихында зур урын тоткан тарихи шәхес – Ибн Фадлан яраннары белән үтте. Театральләштерелгән тарихи күренеш – ибн Фадланның Идел буе Болгар дәүләтенә дин Исламны дәгъват кылырга килүен чагылдырган күренеш тамашачыны битараф калдырмады. Тыныч-имин юл белән Ислам динен кабул иткән ата-бабаларыбызның зирәклегенә, кунакчыллыгына мәдхия җырлаган бу күренеш халык күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.  
Музыкаль композицияләр – мәгънәле, бай эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылуы белән мәйданга җыелган халыкны үзенә җәлеп итте. Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйның олы мәгънәсен тиешле дәрәҗәдә халыкка ирештерү өчен зур тырышлык куйганнар. Мәктәп укучылары, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләре, җыр һәм бию коллективлары тарафыннан башкарылган һәр композиция ил табынын ризыклы итүгә зур өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбызга мәдхия җырлау, аларның фидакарь хезмәтен бәяләү, ата-бабаларыбыздан килгән бай рухи мирасыбызны чагылдыруы белән бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрде.  Район башлыгы Фаил Камаев бәйрәмгә җыелган халыкка тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 
– Быел, белгәнегезчә, Идел буе Болгар дәүләтендә ата-бабаларыбызның Ислам динен кабул итүләренең 1100 еллык юбилеен бәйрәм итәбез. Быелгы Сабан туе шушы вакыйга белән бәйләп үткәрелә. Ата-бабаларыбыз бай рухи, дини, мәдәни һәм матди мирас калдырган. Сабан туе –  туган нигез белән җанлы бәйләнеш урнаштыра торган бәйрәм булуы белән дә кадерле. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, – дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм җирлегебездә башкарылган эшләргә кыскача гына тукталды, ил табынын ризыклы итүдә Тукай районы хезмәтчәннәренең саллы өлеш кертүен ассызыклады: «Быел 80,8 мең гектар сөрү җирләренең 33,1 мең гектарына бөртеклеләр, 9 мең гектарына техник культуралар, 11 мең гектарына азык культуралары чәчелде. 2022 ел уңышы өчен басу-кырларыбызга 15500 тонна минераль ашлама кертелде. Район территориясендә  төрле милек формасындагы 120 дән артык авыл хуҗалыгы оешмасы үз эшчәнлеген алып бара, 6 авыл хуҗалыгы кооперативы, 14 ҖЧҖ, шул исәптән, 3 агрофирма һәм 97 КФХда 4000 нән артык кеше хезмәт куя. Ел дәвамында шәхси хуҗалыклар 139 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 100 миллион сумлык тауар сатылды. Республика күләмендә җитештерелгән барлык итнең 36% ы безнең районга туры килә. Районда эшләп килүче предприятие һәм оешмалар ел дәвамында 26 миллион сумлык товар җитештереп сатты. «Чаллы бройлеры», «Тукай племрепродуктор»ы, Чаллы инкубаторы, Чаллы элеваторы, Россия күләмендә орлык җитештерү буенча әһәмиятле урын тоткан «Кама» агрофирмасы орлык заводы, «Кама беконы», «Чаллы икмәк продуктлары комбинаты» азык-төлек җитештерү һәм сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменә зур өлеш кертә.
Без 2022 елда тәүлегенә 100 тонна сөт савып алу бурычын куйган идек. Максатыбызга ирештек – бүгенгесе көндә тәүлегенә 102 тоннадан артык сөт савып алына. Бу – авыл хуҗалыгы оешмалары, КФХларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебезне күңел күтәренкелеге белән уздырыйк», – дип чыгышын тәмамлады район башлыгы.
Район Сабан туена килгән кунаклар: Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Олег Владимирович Коробченко, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Мирзанур улы Шакиров мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр. 
Сабантуй әләмен «Кама» агрофирмасы механизаторы – 2021 елның «Кыр батыры» – Илнар Минекәев һәм спортта зур уңышларга ирешүче баһадир – көрәш, билбау көрәше спорт мастеры, билбау көрәше буенча РФ җыелма командасы әгъзасы, дөнья чемпионы, Тукай районының Почетлы гражданины Илназ Рамазанов күтәрде. 
Быелгы Сабантуйның тагын бер үзенчәлеге – районыбыздагы 23 авыл җирлеге вәкилләре мәйданга ретро автгомобильләрдә керде. Балалар, яшүсмерләр  автомобильләрне фотога төшереп калырга ашыкты, ә өлкән буын яшьлеген искә төшереп, күңеле белән узган гасырга «кайтып килде». Авыл җирлеге башлыклары ретро автомобильдә мәйдан түренә үткән чагында бәйрәм тантанасын алып баручылар шул җирлектә туып үскән күренекле шәхесләр турында, җирлектә эшләп килүче предприятие, оешма, КФХлар  хакында кыскача мәгълүмат бирергә дә өлгерделәр. 
Авыл хуҗалыгы тармагының төп байлыгы – эшчән кешеләре һәм, әлбәттә, куәтле техникасы булуы. Менә мәйданны колачлап, бер-бер артлы куәтле техника үтә.  Авыл хуҗалыгы техникасы парадын халык алкышлар белән каршылады һәм сокланулы күз карашы белән озатты.  
                      Эштә – ялкын, күңелләре – алкын  
Ялкынланып эшли, күңелле итеп ял да итә белә җирлегебездә тырышып хезмәт куючы кыр батырлары, терлекчеләр. Эшсөярләр хакында: «Эштә – ялкын, күңелләре алкын» ди халкыбыз. Кыр батырларына, алдынгы сыер савучыларга ихластан рәхмәт хисләрен белдерү, аларның намуслы хезмәтенә югары бәһа бирү – бүләкләү бик матур итеп оештырылуы белән күңелгә хуш килде. Уңган-булган игенче, терлекчеләрне халык алкышлады. Күңелне нечкәртә торган шушы мәл – игенчегә баш иеп рәхмәт әйтә торган мизгел Сабан туеның аеруча мәгънәле  өлешедер, мөгаен. Район башлыгы Фаил Камаев моңа аеруча басым ясап болай диде: 
– Икмәк – игенченең көнне төнгә ялгап эшләгән тырыш хезмәте белән бәяләнә. Сабантуй – игенчегә мәдхия җырлау бәйрәме, – диде һәм авыл хуҗалыгы тармагында алдынгылыкны яулаган фидакарьләрне бүләкләү өлешен башлап җибәрде.
«Чәчү комплекслары булган зур егәрлекле тракторларның иң яхшы механизаторы» «Ирек» җитештерү кооперативы ҖЧҖенең киң профильле тракторчы-машинисты Вафир Сәхәбиев 997 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән игенче. Ул Тукай районы башлыгының хаты, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк, суыткыч һәм бәрән белән бүләкләнде.  «Миннехуҗина» КФХгы механизаторы Альберт Кашапов 720, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖе механизаторы Фирдүс Салихҗанов 680, «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖе механизаторы Рәфис Хаматов 649, «Сәйдәшев исемендәге авыл хүуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе механизаторы Илдар Әшрәфуллин 612 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкәннәр. Аларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. «СЗ чәчкечләре базасында МТЗ-1221, ДТ-75, Т-4, Т-150, МТЗ-80 маркалы тракторларның иң яхшы механизаторлары: «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторы Камил Шәйхетдинов 627, «Минеханов» КФХ механизаторы Айдар Гайфуллин 324 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкәннәр. Алар район башылыгының рәхмәт хаты һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк, телевизор белән бүләкләнделәр. «Гигант» ҖЧҖ тракторчысы Рәсим Батталов 301 эталон гектарда бөртекле культуралар, «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ тракторчысы Фәнис Шәмсиев 318, «Вилданов» КФХ тракторчысы Әгъзәмнур Гайфетдинов 299, «Вардересян»  шәхси эшмәкәр хуҗалыгы тракторчысы Леонид Грачев 250 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкәннәр. Аларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.  
«Туфракны чәчү алдыннан эшкәртүнең иң яхшы механизаторы» номинациясендә: «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе механизаторы Мөнир Насыйров 672 эталон гектарда тырмалау, культивацияләү эшләрен башкарган. Ул район башлыгының рәхмәт хаты һәм Алабуга шәһәренең «Спецстройсервис» ҖЧҖе җитәкчесе Рәшит Хәбировтан истәлекле бүләк, кер юуу машинасы белән бүләкләнде. «Гигант» ҖЧҖ механизаторы Илгиз Шәйдуллин 613, «Ярыш авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе механизаторы Фаил Шакиров 604  эталон гектарда культивацияләү эшен башкарганнар, «Ирек җитештерү кооперативы» ҖЧҖе механизаторы Рамил Сабирҗанов 596, «Кама беконы» ҖЧҖе механизаторы Николай Яковлев 407 эталон гектарда тырмалау эшләрен башкарганнар. Уңган игенчеләргә район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк бирелде.
«70 яшьтән өлкәнрәк механизаторлар» төркемендәге игенчеләр: «Гигант» ҖЧҖе механизаторы Таһир Солтанов Т-150 тракторында 1510 гектар җирдә туфрак эшкәрткән. «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖ механизаторы Әсһәд Мифтахов 410 гектарда бөртекле культуралар чәчкән, 350 гектар басу эшкәрткән. Мусабай-Завод авыл җирлегендә эшләп килүче КФХгы механизаторы Рәфкать Борһанов ДТ-75 тракторында 159 гектар җирдә туфрак эшкәрткән. «Кама агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторы Сергей Новиков ХТХ-215 тракторында Новотроицкое авыл җирлегенең хуҗасыз җирләрендә янгын сүндерүдә катнашкан. Өлкән яшьтә булуларына карамастан авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куючы механизаторлар район башлыгының рәхмәт хаты, акчалата бүләк, районның юбилей китабы белән бүләкләнделәр.
Мәйданга алдынгы терлекчеләр чакырыла. «2021 енче елның иң яхшы сыер савучысы» номинациясендә: «Ирек» җитештерү кооперативы сыер савучысы Лилия Поднозова карамагында 78 сыер. Уңган савымчы бер сыердан 13897 килограмм сөт сауган. Ул район башлыгының рәхмәт хаты һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк һәм кер юуу машинасы белән бүләкләнде. «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе савымчысы Гүзәл Газетдинова карамагында 100 сыер, ул бер сыердан 8500 килограмм, «Гигант» ҖЧҖе савымчысы Надежда Романова карамагында 55 сыер булып, ул бер сыердан 7111 килограмм, «Р-Агро» ҖЧҖе савымчысы Лариса Солодянкина карамагында 55 сыер, ул бер сыердан 6344 килограмм, «Ярыш авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе савымчысы Гөлүсә Бәйрәмова карамагында 50 сыер, ул бер сыердан 5558 килограмм, шәхси эшмәкәр «Вардересян» хуҗалыгы сыер савучысы Флера Каюмова карамагында 59 сыер булып, ул бер сыердан 5490 килограмм сөт сауганнар. Сыер савучыларга тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк бирелде. «Иң яхшы дуңгызчылык операторлар»ы: Александр Максимов, Наталья Садыйкова, Арина Бардебановалар һәм «Кошчылык буенча иң яхшы оператор»лар: Илнар Гафиятов, Айнур Дәүләтгәрәев, Рөстәм Хәсәновлар, «КФХлары арасында иң яхшы кошчылык операторы»: Илфат Хөснуллин, Розалина Фокина, Валентина Әшрәфуллиналар район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. 
«Иң яхшы яшелчә үстерүче»ләр: «Шилнә» авыл хуҗалыгы кооперативы яшелчәчесе Станислав Новиковка район башлыгының рәхмәт хаты һәм ТР премьер министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасын башкаручы Олег Коробченкодан истәлекле бүләк, телевизор тапшырылды. «Минеханов» КФХнан Рамис Минехановка район башлыгының рәхмәт хаты һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк, телевизор тапшырылды, «Кама агрофирмасы» ҖЧҖе яшелчәчесе Самат Хәмидуллин район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләккә ия булды. 
«Иң яхшы җитәкче»ләр: «Ирек җитештерү кооперативы» ҖЧҖе җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, «Кама агрофирмасы» ҖЧҖе, «Кама» җитештерү комплексы идарәчесе Илсур Сабирҗанов, «Гигант» ҖЧҖе җитәкчесе Риф Имамов, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе җитәкчесе Марат Сафин, «Ярыш авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм районның юбилей китабы тапшырылды. «Иң яхшы фермер»лар: Равил Миңнехуҗин, Газинур Вилданов, Таһир Харматуллин, Сарибек Вардересяннар район башлыгының рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм суыткыч белән бүләкләнделәр. 
Авыл җирлеге торак пунктларын төзекләндерү, санитар чистарту, яшелләндерү буенча югары эш нәтиҗәләренә ирешкән өчен «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә җиңү яулаган өчен Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбдельманова – I, Түбән Суык-Су авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов – II, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев – III урынга лаек булдылар. Аларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
Милли көрәш ветераннары: Айрат Гыйлаев, Ильяс Гыйлаев, Рәкыйп Хәмитов, Фәрит Шәрипов, Рафаэль Әхмәтҗанов, Мөбарәк Гыймадиевларга рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

Мәйданга килүчеләрне татар, рус, керәшен, мари халкының тормыш-яшәешен чагылдырган «ишегаллары» каршы алды. Сабан туеның тантаналы өлеше башланганчы халыкка район тормышына багышланган фильм тәкъдим ителде.

Быел яз «елаграк» булды – явым-төшемнәр бик ешаеп китте. Сабан туе көнендә күктә болытлар агылып торса да, яңгыр яумады. Бу – халыкның күңелен күтәрәрде. Бала-чага, яше-карты – мәйданга агылды. Милли моңнар мәйдан өсләренә генә сыеша алмыйча тирә-якка таралды. Бәйрәмне алып баручылар халыкны Сабантуй белән котлады һәм иң матур теләкләрен ирештерде.

Быелгы Сабан туе үзгә иде. Ул – Аллаһны олугълау белән – Бисмилләһ белән башланды. Ел буе көткән тантаналы мизгел – 2022 ел Сабан туе ачык дип игълан ителде һәм мәйдан түренә милләтебез тарихында зур урын тоткан тарихи шәхес – ибн Фадлан сәфәрдәшләре, яраннары белән үтте. Театральләштерелгән тарихи күренеш – ибн Фадланның тарихи Ватаныбызга – Идел буе Болгар дәүләтенә – данлы һәм шанлы тарихи истәлекләр сакланган җиргә килүен чагылдырган күренеш тамашачыны битараф калдырмады. Тыныч-имин юл белән туры юл – Ислам динен кабул иткән ата-бабаларыбызның зирәклегенә, акылына, кунакчыллыгына мәдхия җырлаган бу күренеш халык күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр. Бәйрәмнең иң хисле тарихи мизгелләре бөек мирас калдырган ата-баба рухына дога булып барсын! 

Музыкаль композицияләр – мәгънәле, бай эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылуы белән мәйданга җыелган халыкны үзенә җәлеп итте. Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйның олы мәгънәсен тиешле дәрәҗәдә халыкка ирештерү өчен зур тырышлык куйганнар. Бәйрәм бизәге – балалар. Алар Сабан туен күңелле итеп оештыруда зур өлеш кертте – көннең чагыштырмача салкын булуына да карамастан композицияләрне, концерт номерларын ахыргача  ихластан башкарды. Рәхмәт аларга.

Мәктәп укучылары, яшьләр, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләре, җыр һәм бию, хореография коллективлары тарафыннан башкарылган һәр композиция ил табынын ризыклы итүгә зур өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбызга мәдхия җырлау, аларның фидакарь хезмәтен бәяләү, ата-бабаларыбыздан килгән бай рухи мирасыбызны чагылдыруы белән бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрде.  

Район башлыгы Фаил Камаев бәйрәмгә җыелган халыкны, дәрәҗәле кунакларны бәйрәм белән котлады, тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

– Быел, белгәнегезчә, Идел буе Болгар дәүләтендә ата-бабаларыбызның Ислам динен кабул итүләренең 1100 еллык юбилеен бәйрәм итәбез. Бу – зур, тарихи вакыйга уңаеннан республикабызда һәм, аерым алганда, безнең җирлектә дә бәйрәм чаралары уздырылды. Быелгы Сабан туе шушы вакыйга белән бәйләп үткәрелә. Ата-бабаларыбыз бай рухи, дини, мәдәни һәм матди мирас калдырган. Без матур традицияне саклап буыннан буынга тапшыра киләбез. Сабан туе – игенчегә мәдхия җырлый торган зур бәйрәм. Сабан туе – туган нигез белән җанлы бәйләнеш урнаштыра торган бәйрәм булуы белән дә кадерле. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, – дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Фаил Камаев җирлегебездә башкарылган эшләргә кыскача гына тукталды һәм ил табынын ризыклы итүдә Тукай районы хезмәтчәннәренең саллы өлеш кертүен ассызыклады.

 – Быел 80,8 мең гектар сөрү җирләренең 33,1 мең гектарына бөртеклеләр, 9 мең гектарына техник культуралар, 11 мең гектарына азык культуралары чәчелде. 2022 ел уңышы өчен басу-кырларыбызга 15500 тонна минераль ашлама кертелде. Район территориясендә  төрле милек формасындагы 120 дән артык авыл хуҗалыгы оешмасы үз эшчәнлеген алып бара, 6 авыл хуҗалыгы кооперативы, 14 ҖЧҖ, шул исәптән, 3 агрофирма һәм 97 КФХда 4000 нән артык кеше хезмәт куя.  Ел дәвамында шәхси хуҗалыклар 139 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 100 миллион сумлык тауар сатылды. Республика күләмендә җитештерелгән барлык итнең 36% ы безнең районга туры килә. Районда эшләп килүче предприятие һәм оешмалар ел дәвамында 26 миллион сумлык товар җитештереп сатты. «Чаллы бройлеры», «Тукай племрепродуктор»ы, Чаллы инкубаторы, Чаллы элеваторы, Россия күләмендә орлык җитештерү буенча әһәмиятле урын тоткан «Кама» агрофирмасы орлык заводы, «Кама беконы», «Чаллы икмәк продуктлары комбинаты» азык-төлек җитештерү һәм сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменә зур өлеш кертә.

Без 2022 елда тәүлегенә 100 тонна сөт савып алу бурычын куйган идек. Максатыбызга ирештек – бүгенгесе көндә тәүлегенә 102 тоннадан артык сөт савып алына. Бу – авыл хуҗалыгы оешмалары, КФХларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Ныклы иктисад халыкның социаль көнкүреш дәрәҗәсен билгели. Районда ел саен 120 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырыла. Бу эшне дәвам итәчәкбез.

Сабантуй – тырыш хезмәткә бәя бирү, алдынгыларны бүләкләү, күңел ачу – җыр-бию, ат чабышы, милли көрәш,  төрле уеннар һәм дус, туганнар белән күрешү бәйрәме. Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебезне күңел күтәренкелеге белән уздырыйк. Һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим, – дип чыгышын тәмамлады район башлыгы.

Язгы сабан эшләре төгәлләнгәч үткәрелә торган милли бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Олег Владимирович Коробченко, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Мирзанур улы Шакиров мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Сабантуй әләмен «Кама» агрофирмасы механизаторы – 2021 елның «Кыр батыры» – Илнар Минекәев һәм спортта зур уңышларга ирешүче баһадир – көрәш, билбау көрәше спорт мастеры, билбау көрәше буенча РФ җыелма командасы әгъзасы, дөнья чемпионы, Тукай районының Почетлы гражданины Илназ Рамазанов күтәрде.

Быелгы Сабантуйның тагын бер үзенчәлеге – районыбыздагы 23 авыл җирлеге вәкилләре мәйданга ретро автгомобильләрдә керде. Балалар, яшүсмерләр  автомобильләрне фотога төшереп калырга ашыкты, ә өлкән буын яшьлеген искә төшереп, күңеле белән узган гасырга «кайтып килде». Авыл җирлеге башлыклары ретро автомобильдә мәйдан түренә үткән чагында бәйрәм тантанасын алып баручылар шул җирлектә туып үскән күренекле шәхесләр турында, җирлектә эшләп килүче предприятие, оешма, КФХлар  хакында кыскача мәгълүмат бирергә дә өлгерделәр.

Авыл хуҗалыгы тармагының төп байлыгы – эшчән кешеләре һәм, әлбәттә, куәтле техникасы булуы. Менә мәйданны колачлап, бер-бер артлы куәтле техника үтә.  Авыл хуҗалыгы техникасы парадын халык алкышлар белән каршылады һәм сокланулы күз карашы белән озатты. 

                      Эштә – ялкын, күңелләре – алкын 

Ялкынланып эшли, күңелле итеп ял да итә белә җирлегебездә тырышып хезмәт куючы кыр батырлары, терлекчеләр. Эшсөярләр хакында: «Эштә – ялкын, күңелләре алкын» ди халкыбыз. Кыр батырларына, алдынгы сыер савучыларга ихластан рәхмәт хисләрен белдерү, аларның намуслы хезмәтенә югары бәһа бирү – бүләкләү бик матур итеп оештырылуы белән күңелгә хуш килде. Уңган-булган игенче, терлекчеләрне халык алкышлады. Күңелне нечкәртә торган шушы мәл – игенчегә баш иеп рәхмәт әйтә торган мизгел Сабан туеның аеруча мәгънәле  өлешедер, мөгаен. Район башлыгы Фаил Камаев моңа аеруча басым ясап болай диде:

– Икмәк – игенченең көнне төнгә ялгап эшләгән тырыш хезмәте, ачы тир тамчылары белән бәһаләнә. Быелгы Сабантуй күңелегездә матур хатирә булып сакланып калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Милли бәйрәмебез сезгә игелекле эшләр башкаруда көч-куәт өстәсен – хезмәттә яңа уңышларга рухландырсын, – диде һәм авыл хуҗалыгы тармагында алдынгылыкны яулаган фидакарьләрне бүләкләү өлешен башлап җибәрде.

«Чәчү комплекслары булган зур егәрлекле тракторларның иң яхшы механизаторы» «Ирек» җитештерү кооперативы ҖЧҖенең киң профильле тракторчы-машинисты Вафир Сәхәбиев 997 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән игенче. Ул Тукай районы башлыгының хаты, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк, суыткыч һәм бәрән белән бүләкләнде.  «Миннехуҗина» КФХгы механизаторы Альберт Кашапов 720, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ е механизаторы Фирдүс Салихҗанов 680, «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖе механизаторы Рәфис Хаматов 649, «Сәйдәшев исемендәге авыл хүуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе механизаторы Илдар Әшрәфуллин 612 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкәннәр. Аларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.

 «СЗ чәчкечләре базасында МТЗ-1221, ДТ-75, Т-4, Т-150, МТЗ-80 маркалы тракторларның иң яхшы механизаторлары: «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторы Камил Шәйхетдинов 627, «Минеханов» КФХ механизаторы Айдар Гайфуллин 324 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкәннәр. Алар район башылыгының рәхмәт хаты һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк, телевизор белән бүләкләнделәр. «Гигант» ҖЧҖ тракторчысы Рәсим Батталов 301 эталон гектарда бөртекле культуралар, «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ тракторчысы Фәнис Шәмсиев 318, «Вилданов» КФХ тракторчысы Әгъзәмнур Гайфетдинов 299, «Вардересян»  шәхси эшмәкәр хуҗалыгы тракторчысы Леонид Грачев 250 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкәннәр. Аларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.  

«Туфракны чәчү алдыннан эшкәртүнең иң яхшы механизаторы» номинациясендә: «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе механизаторы Мөнир Насыйров 672 эталон гектарда тырмалау, культивацияләү эшләрен башкарган. Ул район башлыгының рәхмәт хаты һәм Алабуга шәһәренең «Спецстройсервис» ҖЧҖе җитәкчесе Рәшит Хәбировтан истәлекле бүләк, кер юуу машинасы белән бүләкләнде. «Гигант» ҖЧҖ механизаторы Илгиз Шәйдуллин 613, «Ярыш авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе механизаторы Фаил Шакиров 604  эталон гектарда культивацияләү эшен башкарганнар, «Ирек җитештерү кооперативы» ҖЧҖе механизаторы Рамил Сабирҗанов 596, «Кама беконы» ҖЧҖе механизаторы Николай Яковлев 407 эталон гектарда тырмалау эшләрен башкарганнар. Уңган игенчеләргә район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк бирелде.

«70 яшьтән өлкәнрәк механизаторлар» төркемендәге игенчеләр: «Гигант» ҖЧҖе механизаторы Таһир Солтанов Т-150 тракторында 1510 гектар җирдә туфрак эшкәрткән. «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖ механизаторы Әсһәд Мифтахов 410 гектарда бөртекле культуралар чәчкән, 350 гектар басу эшкәрткән. Мусабай-Завод авыл җирлегендә эшләп килүче КФХгы механизаторы Рәфкать Борһанов ДТ-75 тракторында 159 гектар җирдә туфрак эшкәрткән. «Кама агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторы Сергей Новиков ХТХ-215 тракторында Новотроицкое авыл җирлегенең хуҗасыз җирләрендә янгын сүндерүдә катнашкан. Өлкән яшьтә булуларына карамастан авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куючы механизаторлар район башлыгының рәхмәт хаты, акчалата бүләк, районның юбилей китабы белән бүләкләнделәр.

Мәйданга алдынгы терлекчеләр чакырыла. «2021 енче елның иң яхшы сыер савучысы» номинациясендә: «Ирек» җитештерү кооперативы сыер савучысы Лилия Поднозова карамагында 78 сыер. Уңган савымчы бер сыердан 13897 килограмм сөт сауган. Ул район башлыгының рәхмәт хаты һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк һәм кер юуу машинасы белән бүләкләнде. «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе савымчысы Гүзәл Газетдинова карамагында 100 сыер, ул бер сыердан 8500 килограмм, «Гигант» ҖЧҖе савымчысы Надежда Романова карамагында 55 сыер булып, ул бер сыердан 7111 килограмм, «Р-Агро» ҖЧҖе савымчысы Лариса Солодянкина карамагында 55 сыер, ул бер сыердан 6344 килограмм, «Ярыш авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе савымчысы Гөлүсә Бәйрәмова карамагында 50 сыер, ул бер сыердан 5558 килограмм, шәхси эшмәкәр «Вардересян» хуҗалыгы сыер савучысы Флера Каюмова карамагында 59 сыер булып, ул бер сыердан 5490 килограмм сөт сауганнар. Сыер савучыларга тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк бирелде.

«Иң яхшы дуңгызчылык операторлар»ы: Александр Максимов, Наталья Садыйкова, Арина Бардебановалар һәм «Кошчылык буенча иң яхшы оператор»лар: Илнар Гафиятов, Айнур Дәүләтгәрәев, Рөстәм Хәсәновлар, «КФХлары арасында иң яхшы кошчылык операторы»: Илфат Хөснуллин, Розалина Фокина, Валентина Әшрәфуллиналар район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләккә лаек булдылар.

«Иң яхшы яшелчә үстерүче»ләр: «Шилнә» авыл хуҗалыгы кооперативы яшелчәчесе Станислав Новиковка район башлыгының рәхмәт хаты һәм ТР премьер министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасын башкаручы Олег Коробченкодан истәлекле бүләк, телевизор тапшырылды. «Минеханов» КФХнан Рамис Минехановка район башлыгының рәхмәт хаты һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиевтән истәлекле бүләк, телевизор тапшырылды, «Кама агрофирмасы» ҖЧҖе яшелчәчесе Самат Хәмидуллин район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата бүләккә ия булды.

«Иң яхшы җитәкче»ләр: «Ирек җитештерү кооперативы» ҖЧҖе җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, «Кама агрофирмасы» ҖЧҖе, «Кама» җитештерү комплексы идарәчесе Илсур Сабирҗанов, «Гигант» ҖЧҖе җитәкчесе Риф Имамов, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе җитәкчесе Марат Сафин, «Ярыш авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖе җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм районның юбилей китабы тапшырылды. «Иң яхшы фермер»лар: Равил Миңнехуҗин, Газинур Вилданов, Таһир Харматуллин, Сарибек Вардересяннар район башлыгының рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм суыткыч белән бүләкләнделәр.

Авыл җирлеге торак пунктларын төзекләндерү, санитар чистарту, яшелләндерү буенча югары эш нәтиҗәләренә ирешкән өчен «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә җиңү яулаган өчен Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбдельманова – I, Түбән Суык-Су авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов – II, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев – III урынга лаек булдылар. Аларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Милли көрәш ветераннары: Айрат Гыйлаев, Ильяс Гыйлаев, Рәкыйп Хәмитов, Фәрит Шәрипов, Рафаэль Әхмәтҗанов, Мөбарәк Гыймадиевларга рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

Зәрия Вәлиева

   


   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев