16 июль 2017 яңалыклары
-
Катлы бәрәңге
Бәрәңге, сыер ите фаршы, суган, сөт, атланмай, тоз, борыч, йомырка һәм каты сыр кирәк. Бәрәңгене пешерергә, чама белән тоз, атланмай, кайнар сөт салып төяргә. Табада ит белән суганны кыздырырга, тоз сибәргә. Аннары майланган табага бәрәңге боламыгының яртысын салып, тигезләп җәяргә, өстенә кызган фарш белән суганны салырга һәм янә боламык җәяргә....
-
Әсәрендә кеше язмышы
Милләтебезнең киләчәге, татар теленең җәмгыятьтәге урыны, бу хакта законнарның үтәлеше турында хафаланып, төрле коллективларда очрашулар үткәреп, концертлар куеп, янып-көеп йөргәндә, атаклы җырчы, баянчы, композитор, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов йөрәк авыруы белән Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә эләкте.
-
Фронтовик бабама тапшырылмаган хатым...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Без сезне районыбыз укучылары тарафыннан XXII «Алтын каләм» - «Золотое перо» - 2017 республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестиваленә җибәрелгән эшләр белән таныштырып үтәбез. Әлеге эшләр «Фронтовикка минем хатым» дип исемләнгән номинациядә җиңүгә дәгъва кылган иде.
-
Гессерлар гаиләсе медальгә лаек булды
Район үзәк больницасының табиб-гинекологы, баш табиб урынбасары Наилә Гессер һәм 5нче шәһәр больницасының реанимация бүлеге мөдире Виктор Гессер гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар. Аларга әлеге дәрәҗәле бүләкне Гаилә көнендә - Яр Чаллы Сабан туенда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды....
-
Балалары булганнарга пенсия артамы?
«Балалары булганнарга пенсия арта икән дип ишеттек. Шуның тәртибен газета аша аңлата алмассыз микән?» - дип сораган хат керде редакциягә почтасына Әҗмәкәй авыл җирлегеннән. Әлеге сорауга җавап итеп, тукайлыларга «Шәһри Казан» газетасында басылган язмадан аңлатма тәкъдим итәбез.