Әсәрендә кеше язмышы
Милләтебезнең киләчәге, татар теленең җәмгыятьтәге урыны, бу хакта законнарның үтәлеше турында хафаланып, төрле коллективларда очрашулар үткәреп, концертлар куеп, янып-көеп йөргәндә, атаклы җырчы, баянчы, композитор, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов йөрәк авыруы белән Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә эләкте.
- Тормышыгыз кыл өстендә иде. Кан юлында тромба. Ярый әле, соңга калмагансыз. Кем әйтмешли, күлмәгегез белән тугансыз, - дип шаярткандай итте доктор һәм дөнья матурлыгына сокланып, рәхәтләнеп яши һәм иҗат итә аласыз, дип тә өстәде. Үз чиратында Рубис Таҗи улы үлем тырнагыннан йолып калуы өчен табибка мең кат рәхмәтле булуын әйтеп башын иде.
Хәлләнеп хастаханәдән чыгуга дәвалануын сугыш һәм тыл ветераннары госпиталендә дәвам итте. Тынычрак палатага урнашып, яңа яза башлаган әсәре өстендәге эшенә кайтты. Сюжеты - үзе күп еллар эшләгән, чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган лагерь-колониядә тоткыннар тормышы. Үзәктә җинаять юлына баскан яшүсмер авыл малае язмышы. Аны дөрес юлга, гадел тормыш юлына бастыру өчен колониянең мәрхәмәтле хезмәткәрләре, өлкәннәре, педагоглары тырышлыгы. Колониядә Зәки исемле җинаятьче малай станокчы һөнәрен үзләштерә, акча эшли башлый, спорт секциясенә җәлеп ителә, боксчы була, кайбер банда төркеме башлыкларына каршы тора, хәтта арт сабакларын өйрәтә. Автор кичәге җинаятьче авыл егетенең рухи үсешен сурәтләп, колониядә чын кеше тәрбияләү мәсьәләсен күтәрә. «Әлүмин калак» дигән повестенда Рубис Зарипов моңарчы укучыга ят булган, бары тик җәзалау урыны дип исәпләгән колония-лагерь тормышының яңа тәрбияви якларын ачып, укучыны нык уйландыра, мәхбүсләр тормышының серле мохитен, көнкүрешен ачып бирә. Бу теманы ул элек чыккан «Гыйбрәтле хезмәт язмалары», «Фаҗигале яшьлек» һәм башка әсәрләрдә дә күтәргән иде. Тоткыннарны 23 ел буе хезмәт белән төзәтү лагерь-колониясенең хезмәткәре, тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары, Эчке эшләр подполковнигы мәхбүсләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, үзара багланышларын, гомумән, тормыш рәвешләрен яхшы белә. Ул хезмәт иткән заманда төрмәгә эләккән җинаятьчене җәмгыять кешесе итеп карап, белемле һәм һөнәрле зат итеп тәрбияләп чыгару мөһим бурыч саналды. Бу юлда Рубис Зариповның хезмәте искиткеч зур. Шуңа күрә ул үз тәҗрибәсен яшьләр белән теләп уртаклаша.
Коллективлардагы очрашуларда, кичәләр-
дә искә ала. Госпитальдә, профилакторийда дәваланып, ял иткән чакта да аны кайсыдыр күреп алып, җитәкчелеккә: «Рубис абый монда икән. Ял итүчеләр белән очраштыра алмассызмы?» - дип мөрәҗәгать итә. Ә җырчы-баянчы Рубис абыйлары ялындыра торган кеше түгел. Көнендә үк сәхнә түренә чыгып, ягымлы матур тавышы белән татар халык җырларын суза. Ничек армый торгандыр, аны кат-кат җырлатып, сөйләтеп сәгатьләр сизелми дә узып китә. Районда, шәһәрдә нинди генә мәдәни чаралар уздырылмасын, анда Рубис Зарипов катнашмый калмый. Ветераннарның тантаналы бәйрәм көннәрендә гармунчы дусты Рәшит Мәүләвиев белән Рубис хөрмәтле кунаклар. Аларның бергәләп башкарган җырлары күңелләрне айкап, яшьлек елларына кайтара. Халык өчен армый-талмый хезмәт күрсәтүләренә мең рәхмәт аларга. Рубис үзе халык җырларына бик игътибарлы, бер генә борылышын да, мелизмын да бозмыйча, моңлы итеп, күңел кылларына тирәнтен үтеп башкара һәм бүтән җырчылардан да шуны таләп итә. Аның 500дән артык җыры иҗат итеп, көйгә салып «Җырлап ачыла күңел», «Җырлап яшик әле» дигән җыентыкларга тупланган.
Әдәбият, сәнгать өлкәсендә җиң сызганып эшләүләре Рубис Зариповның «Әлүмин калак» дигән китабы чыгуы зур вакыйга. Элекке елларда укучылар арасында иң күп укыла торган «Әсир коллыгы» дигән повесть белән монысы да яратып укылыр һәм яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.
Хәмит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев