Фронтовик бабама тапшырылмаган хатым...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Без сезне районыбыз укучылары тарафыннан XXII «Алтын каләм» - «Золотое перо» - 2017 республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестиваленә җибәрелгән эшләр белән таныштырып үтәбез. Әлеге эшләр «Фронтовикка минем хатым» дип исемләнгән номинациядә җиңүгә дәгъва кылган иде.
Исәнме, хөрмәтле сугыш ветераны!
Хәерле, тыныч һәм имин иртәләр белән сәламләп, бу хатны сезгә Яңа Бүләк авылының 11нче сыйныф укучысы Лилия Солтанова яза. Менә 72 ел буе инде илебез күге аяз, бомбалар шартламый, өстебезгә «кургаш яңгыры» яумый, Аллага шөкер. Тыныч, кайгы-хәсрәтсез тормышта яшәвебез белән без сезгә бурычлы. Кулга каләм алуымның сәбәбе нәрсәдә? Әлбәттә, бүгенге яшь буынның сезгә әйтер сүзләре шактый.
Хөрмәтле ветеран! Сезнең сафларыгыз елдан-ел сирәгәя. Кулына корал тотып, утны-суны кичкән фронтовикларның яшьләре туксаннан узып бара. Кичәге ветераннар әкренләп «Үлемсез полк» сафларын тулыландыралар. Әйе, вакыт аяусыз. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының «тере шаһитләре» арабыздан китә баралар. Калган гомерегезне тыныч күңел белән үткәрсәгез иде. Бүген илебезнең иминлеге, тынычлыгы - киләчәк яшь буында. Ә яшь буын - ул без - 17-18 яшьлек егетләр-кызлар. Нәкъ шушы яшьләрдә сез, кулыгызга корал тотып, Туган илне якларга сугыш кырларына киткәнсез, үзегезне аямыйча, сугыш утларына кергәнсез. Әлбәттә, ул чорда Туган илне ярату - ватанпәрвәрлек хисе бик көчле булган. Сезнең алда бер генә максат - илебезне дошманнардан азат итү булган. Һәм сез, һичшиксез, бу миссияне тулысынча үтәдегез: явыз дошманны үз оясында тар-мар итеп, Рейхстагка Җиңү байрагын кададыгыз.
Бөек Җиңүгә - 72 ел. Һәр елны Җиңү алдыннан мин телевизордан зур кызыксыну белән сугыш чорына багышланган документаль фильмнар карарга яратам. Шулай ук Бөек Ватан сугышын чагылдырган «Брестская крепость», «Диверсант», «А зори здесь тихие», «Семнадцать мгновений весны», «Звезда», «Живые и мёртвые», «Ленинград», «Судьба человека», «Горячий снег», «Помни имя свое» кебек фильмнарны зур тетрәнү белән карыйм.
Әйе, сугыш - ул коточкыч фаҗига. Сез күп тапкырлар үлем белән йөзгә-йөз очрашкансыз, пулялар яңгыры яуганда, снарядлар ярылганда, курку мизгелләрен кичергәнсездер. Ләкин үз-үзегезне кулга алгансыз. Сез - солдатлар бер-берегезне ташламагансыз, соңгы сынык ипиегезне бүлешеп ашагансыз, бер шинель белән ябынгансыз. Бу безгә бик тә кирәкле сыйфат. Хәзерге чор яшьләренең күбесендә бар алар. Ләкин юк-барга кызыгып, фашистларның ерткычлыгын кабатлаган яшьләр дә очрый... Ул турыда сөйләве оят, әйтүе кыен.
Хөрмәтле фронтовик! Менә 72 ел без сезнең Җиңү бәрабәренә яулап алынган тыныч тормышта яшибез. Күгебез аяз, туар таңнарыбыз якты. Сез күз алдына да китермәгән югары технологияләр заманында яшибез. Сугыш чорында сезне туган җирегез, якыннарыгыз белән бары тик өчпочмаклы хатлар гына бәйләп торса, без бүген электрон почталар аша дөньяның теләсә кайсы почмагы белән элемтәгә керә алабыз. Бүген илебездә белем алу, яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Минем уйлавымча, һәркемнең киләчәге үз кулында. Хыялым: югары уку йортын тәмамлап, укытучы булу. Без сез яулап биргән тыныч тормышның кадерен белергә тиеш. Сез кичергән авырлыкларны, безгә кичерергә язмасын. Тормышта үз юлларын таба алмыйча, тайгак юлга кергән яшьтәшләремне күреп, күңелем әрни. Минем фикеремчә, сау-сәламәт кешенең максаты булырга тиеш: вакытның кадерен белеп, аны дөрес файдаланып яшәргә, гомерне заяга уздырмаска кирәк.
Менә саубуллашыр минутлар да җитте, кадерле сугыш ветераннары! Мин сезгә ныклы ышаныч белән әйтә алам: илебездә алдынгы фикерле, иманлы, өлкәннәрне хөрмәт итүче, эзләнүчән, ышанычлы яшьләр бихисап күп. Тыныч булыгыз, Ватаныбызның киләчәге ышанычлы кулларда булыр. Хуш, сау бул, безгә Җиңү яулап биргән батыр сугышчы! Тагын бер кат XXI гасырда яшәүче яшь буыннан кайнар сәламнәрне кабул итеп ал.
Лилия Солтанова, Яңа Бүләк авылы.
Мин карт бабам белән горурланам
Исәнме, карт бабам - капитан, артиллерист Әхмәт Латыйп улы Шерезданов! Кызганыч, без синең белән бер тапкыр да күрешмәдек... Әмма дә ләкин синең турында миңа улың - минем бабай Равил Әхмәт улы сөйләде. Мин еш кына сине уйлыйм, батырлыкларың алдында башымны иям.
Елгава шәһәрендә армия хезмәтендә булганда, сиңа нибары 20 яшь була. Шул вакытта каһәрле сугыш башлана. Сугышның беренче көннәрендә аеруча да авыр булган сиңа, кадерле кешем минем. Псков, Новгород, Ленинград шәһәрләрен фашистлар басып алгач, күңелеңнең әрнүләрен күз алдыма китерә алам. Ленинград блокадасы башлангач, анда күргән мәһшәрне сөйләп тә, язып та бетерешле түгел бит!..
Син каты яраланасың, шуңа карамастан Ватанга карата мәхәббәт, көчең, акылың сиңа алга таба яшәргә өмет бирә. Син башка солдатлар белән Нарва, Псков, Рига, Елгава шәһәрләрен азат итүдә катнашасың, үзеңне чын батыр итеп күрсәтәсең.
Мин син яулап алган орден-медальләрне карарга яратам, алар арасында Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышының ике ордены, «Ленинградны саклап калган өчен» медале бар.
Мин гап-гади бер малай, мәктәптә укыйм, дусларым бар. Буш вакытымда велосипедта йөрергә яратам. Ә сугыш нәрсә соң ул? Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга җавап бирү түгел, миңа аны күз алдыма да китерүе кыен. Ләкин олылар сүзләреннән, китаплардан сугышның явызлык, үлем, күз яше, әрнү икәнен беләм.
Кадерле бабам, син минем генә түгел, безнең гаиләнең саклаучысы, Ватаныбыз герое. Мин сиңа бәхетле балачагым өчен рәхмәт әйтәм. Яраткан бәйрәмем, ул, әлбәттә, 9 Май. Һәр елны синең фотосурәтне тотып, «Үлемсез полкта» катнашырга сүз бирәм. Моннан тыш синең исемең белән, сиңа атап, мин ишегалдында бер агач утырттым. Ул агачым үсә, ныгый бара. Сиңа карата булган хөрмәтем, синең турында булган истәлекләрем, шушы агач кебек, бары тик ныгый гына!
Таһир Гарипов, Бәтке авылы.
Василий бабама хат
Исәнме, бабай! Сиңа Бәтке авылы мәктәбенең 3нче сыйныфында укучы оныгың Алексей хат яза. Кызганычка каршы, мин синең белән очрашып сөйләшә алмыйм, шуңа күрә хат язарга булдым. Әнием һәм әбием сөйләгәннәрдән синең турыда мин түбәндәгеләрне белдем. Бабам, Василий Филиппович Астафьев, 1924 елда Чувашия җирендә туган. Комсомольск на Амуре шәһәрендә хезмәт иткән. 1942 елның кышында фронтка киткән. Бик салкын, солдатлар ач булган, кайберләре юлда ук үлеп калган. Исән калган ир-егетләр яз көне үзләренең шинельләрен азыкка алмаштырганнар. Беренче сугышта ук бабам яраланган, аны аңсыз килеш атыш кырыннан командиры алып чыккан. Бөтен рота диярлек үлгән, бабам ниндидер могҗиза белән исән калган. Госпитальдән соң аны каты сугышлар барган Курск Дугасына җибәргәннәр. Анда танкта яну җәрәхәтләре алган, аннары - госпиталь.
«1941-1945 елларда халык батырлыгы» дигән китаптан мин бабам турында тагын бераз мәгълүмат таптым. Санчастьтан соң бабам икенче Белоруссия фронтына гвардия танк бригадасына җибәрелә. Китапта аның турында мондый сүзләр бар: «Иптәш Астафьев яу кырында геройларча сугышты. Аның экипажы көче белән 4 немец пушкасы, хәрби йөк төялгән 7 автомашина, 3 авыр йөк автомобиле юкка чыгарылды».
Батырлыгы өчен бабама - өлкән сержант Астафьевка ял бирәләр. Кире киткәндә сугыш беткән була инде, ләкин ул 1947 елга кадәр Австриядә хезмәт итә. Сугыштан кайткач, бабай яшәү урынын алыштыра - ул Чаллы районы Бәтке авылына күченеп килә.
Синең турында, кадерле бабам минем, менә шул мәгълүмат кына билгеле. Эх, сине күрәсе иде дә, утырып бер сөйләшәсе иде... Мин - синең оныкчыгың - алдыңда башымны иеп рәхмәт әйтәм! Тыныч күгебез, исән-имин тормышыбыз өчен олы рәхмәт сиңа, бабам!
Алексей Мартынов, Бәтке авылы.
Фото Yaplakal.com сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев