15 июль 2016 яңалыклары
-
Яңа поселогы халкы кайсын сайлый: маршрут автобусларынмы, таксиларнымы?
Июль аенда шәһәрдән Яңа поселогына маршрут автобуслары йөри башлады. Әлеге эшкә районның пассажирлар йөртү ассоциациясе алынды. Моңа кадәр Яңа поселогы һәм Әҗмәкәй авылы халкын шәһәргә законсыз рәвештә эшләүче таксистлар йөртте. Үз транспорты булмаганнарга шәхси автомобильләрендә хезмәт күрсәтүче таксистларга мөрәҗәгать итүдән башка чара юк иде. Дөрес, әлегә таксилар да үз эшләрен...
-
Буалар ремонттан соң куллануга тапшырылды
Узган атнада Таулы Дөреш авылы һәм Комсомолец поселогы буаларын капиталь ремонттан соң куллануга тапшырдылар. Буаларны төзекләндерү республика программасы кысаларында башкарылды.
-
Түбән Суыксуда яңа ачылган ветеринария пунктын котлап машина бүләк иттеләр
Бүген Түбән Суыксу авылында республика программасы кысаларында төзелгән яңа ветеринария пункты ачылды. Объект Түбән Суыксу, Борды, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс һәм Иштирәк җирлекләренә кергән 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Монда хайваннарны дәвалау, ясалма орлыкландыру хезмәтләре башкарылачак. Районда 2013 елдан башлап бишенче яңа ветеринария пункты сафка басты. Аларның икесе районның үз...
-
Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенең иң кызган чоры
«Авылда тәртип - илдә муллык». Менә шундый шигарь астында 1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу старт алды. 15 августка кадәр 61 сан алучы районыбыздагы барлык объектны исәпкә алырга тиеш. Круглое Поле авыл җирлегендә, сан алучы булып, Маргарита Попова эшли. Аңа ияреп, без дә, берничә хуҗалыкта булып, сан алу барышын...
-
«Якты юл» газетасы битләрендә сайлау алды агитациясе турында белдерү
«Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокукы һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль законның 50 маддәсе, «РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыелышына депутатлар сайлау турында»гы Федераль Законның 64 маддәсе нигезендә, «Якты юл»(«Светлый путь») газетасы редакциясе сайлау алды агитациясе материалларын урнаштыру өчен, РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыелышының җиденче чакырылышына депутатлар сайлау буенча...
-
Бала батып үлү белән бәйле рәвештә, Калининода бүген кече авыл бәйрәме үткәрелмәячәк
Кичә Мәләкәс җирлегенең Калинино авылы буасында 9 яшьлек малайның батып үлүе турында «Якты юл» газетасы сайтында хәбәр ителгән иде инде. Бала Яр Чаллыда яшәгән, авылга кайтып йөргән. Ашыгыч ярдәм бригадасы ясалма сулыш ясасалар да, баланы коткарып кала алмыйлар. Бүген Калининода кече авыл бәйрәме уздырырга планлаштырылган иде. Әлеге кайгылы хәбәр белән...
-
Елгалар бәйрәменә рәхим итегез
16 июль 17.00 сәгатьтә ГЭС бистәсендәге кыңгыраулы күперчек янында Мәләкәс һәм Челнинка елгалары бәйрәме үткәрелә. Чара Республикада игълан ителгән елгалар, күлләр, сулыклар елына багышлап уздырыла. Бәйрәмне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып бара. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+