Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенең иң кызган чоры
«Авылда тәртип - илдә муллык». Менә шундый шигарь астында 1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу старт алды. 15 августка кадәр 61 сан алучы районыбыздагы барлык объектны исәпкә алырга тиеш. Круглое Поле авыл җирлегендә, сан алучы булып, Маргарита Попова эшли. Аңа ияреп, без дә, берничә хуҗалыкта булып, сан алу барышын...
- Сан алучы ролендә беренче тапкыр гына катнашуым, - дип сүзен башлады Маргарита ханым, исәпкә алынасы шәхси хуҗалыкка барганда. - Шулай да статистика өлкәсендә эшләп караганым бар, тәҗрибәм дә җитә диярлек. Үз эшемә бик җитди карыйм. Кешеләр белән эшләү бик четерекле, катлаулы булса да, сынатырга тырышмыйм. Халык белән уртак тел табу - сан алучы эшендә иң мөһиме. Круглое Поле поселогында 505 шәхси хуҗалык һәм бер шәхси эшмәкәр теркәлгән. Шуларның 177сен планшет ярдәмендә исәпкә алдым. Сан алуда яңа технологияләр куллану - дөрес карар, хәзер кулдан бланклар тутырып утырасы юк. Бер хуҗалыкта 40 минуттан да ары торып булмый, исәпкә алынасы объектлар күп. Ә бу вакыт эчендә 18 сорауга җавап алырга да кирәк. Авыл халкы елмаеп каршы ала. Документлардан җир биләмәләрен, пай җирләрен, бакчаларның гомуми мәйданын карап, алдан җавап әзерләп торучы хуҗалар да бар. Шулай да шикләнеп караучылар да юк түгел. Авыл кешесе арасында, салым күләмен арттырырлар, дигән имеш-мимешләр йөри. Без халыктан алган мәгълүматларның беркая да таралмавын, җаваплар язылган бланкларда кемнең кем икәне язылмавын аңлатабыз, - дип сөйләде сан алучы Маргарита ханым.
Менә без пенсионер Раиса Елина капкасыннан үтәбез. Раиса Васильевнаның хуҗалыгы зур икәне керү белән күзгә ташлана. Биредә бәрәңге дә утыртылган, җыйнак кына теплицалар да бар, бик күп төрле җиләк-җимеш, алма да пешә. Маргарита ханым һәр мәгълүматны Раиса Васильевна сүзеннән теркәп бара. Хуҗалыктагы каралты-кураның ничә квадрат метр булуын да, һәр төр җиләк-җимеш агачларының ничә төп икәнен дә, яшелчәләрнең ничә квадрат метрда утыртылуын да әйтте хуҗабикә. «Бөтенроссия авыл хуҗалыгындагы исәпкә алу турында каян белдегез?» - дип сорау биргәч, «Район газетасы «Якты юл»дан инде», - дип сөендерде Раиса Васильевна.
Ә менә без кергәндә, сан алучы Маргарита ханымның күршеләре Айгөл Туктаева һәм аның тормыш иптәше Айрат Исмәгыйлов үз хуҗалыкларында мәш киләләр иде: төзелеш эшләре белән мәшгуль алар. Кызу эшләреннән аерганга карамастан, алар исәпкә алу өчен сорауларга бик теләп җавап бирделәр.
Өченче тукталыш урыны - Роговлар гаиләсе. Өйләренә килеп туктаганны тәрәзәдән үк күреп алып, каршыбызга Светлана Рогова үзе чыкты. Мөлаем ханым, елмаеп, хуҗалыкларына үтәргә тәкъдим итте.
- Исәпкә алу кампаниясе турында без күптәннән хәбәрдар. Чөнки авылның уртасында аңа кагылышлы плакат элеп куелган. «Авылда тәртип - илдә муллык» дип язылган анда. Мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Чөнки илнең киләчәге авыл хуҗалыгының үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Сан алучы Маргаритага килгәндә, ул - ышанычлы кеше, һичшиксез, үз эшенә җаваплы карый, - дип үз фикере белән уртаклашты Светлана ханым.
Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе 15 августта төгәлләнә. Зәңгәр кием кигән, кулына шул ук төстәге портфель тоткан сан алучыны күрсәгез, елмаеп каршы алыгыз, хөрмәтле райондашлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев