Яңа поселогы халкы кайсын сайлый: маршрут автобусларынмы, таксиларнымы?
Июль аенда шәһәрдән Яңа поселогына маршрут автобуслары йөри башлады. Әлеге эшкә районның пассажирлар йөртү ассоциациясе алынды. Моңа кадәр Яңа поселогы һәм Әҗмәкәй авылы халкын шәһәргә законсыз рәвештә эшләүче таксистлар йөртте. Үз транспорты булмаганнарга шәхси автомобильләрендә хезмәт күрсәтүче таксистларга мөрәҗәгать итүдән башка чара юк иде. Дөрес, әлегә таксилар да үз эшләрен...
«Пассажирлар йөртү союзы» ассоциациясе рейсларга 18әр урынлы ике «Газель» машинасы чыгарды. «Әлегә пассажирларның теләкләрен, фикерләрен өйрәнәбез. Кирәксә, өстәмә машина билгеләргә, йөрү графигын үзгәртергә дә әзербез», - ди ассоциациянең башкарма директоры Равил Төхбәтуллин.
«Чаллыдан поселокка маршрут автобусы йөртүне сорап, халык соңгы вакытта еш мөрәҗәгать итә башлады, - дип маршрут ачуга китергән сәбәпләрне аңлата Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов. - Без аларның үтенечен «Пассажирлар йөртү союзы» ассоциациясе башкарма директоры Равил Төхбәтуллинга җиткердек. Һәм менә, барлык документларны, машиналарны әзерләп бетереп, ул 1 июльдән бу эшкә кереште. Дөресен әйтергә кирәк, шәхси таксилар хезмәтеннән файдалануның күп кенә уңайсыз яклары бар иде. Соңгы вакытта халык аларның килеп җитүен, аннары кеше җыюын озак көтеп торудан да зарланды. Ә ашыгучыларга инде буш урыннар өчен дә түләп барырга туры килде. Маршрут автобусларының рейска чыгуына әле ике атна гына үтте, без инде авылдашлардан уңай фикерләр, рәхмәт сүзләре ишетә башладык. Вакытлыча гына түгелме, сайлау алдыннан гына җибәрмәделәрме икән дип тә куркалар, автобуслар йөртүнең тукталмавын телиләр».
«Халыкка борчылыр урын юк, рейсларны туктатырга уйламыйбыз, - дип җавап бирә Равил Төхбәтуллин. - Маршрут муниципаль заказ буенча оештырылды, тендер аша сайланды. Шуңа күрә безгә куелган таләпләр дә югары, аларның барысы да үтәлә. Автобуслар һәр көнне иртән механик тикшергәннән соң гына юлга кузгала. Ассоциациянең пассажир ташучы һәр транспорты ярты ел саен техник күзәтү үтеп тора. Шулай ук пассажирларның һәрберсе иминиятләштерелгән. Бу таләп хәзер пассажир йөртүчеләр өчен мәҗбүри итеп куела. Һәр автобуска икешәр йөртүче билгеләнде. Алар режимнан читкә тайпылмый, ике көн эшли, ике көн ял итә. Пассажирлар йөртү өлкәсендә күп еллар эшләгән кеше буларак әйтәм: таксистларның да үзләренә куелган таләпләргә буйсынуы шарт. Алар шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә, үз эшләрен ачу турында гариза белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә, һәр машинага такси эше белән шөгыльләнергә рөхсәт бирүче карта алырга тиеш. Автомобильләрнең ак яки сары төстә булуы, һәр транспортта такси икәнен күрсәтеп торучы шашка, элемтә чарасы урнаштырылуы, салонда автомобиль һәм аны йөртүче турында мәгълүмат язылуы, машиналарның ярты ел саен техник күзәтү узып торуы мәҗбүри. Белүемчә, Яңа поселогына хезмәт күрсәтүчеләр бу таләпләрне үтәми», - ди Равил Галиевич.
Узган атнада, маршрут автобуслары Тимерчелек заводы тукталышыннан кузгалыр алдыннан, безгә дә Яңа поселогына кайтучыларның берничәсе белән сөйләшеп алырга туры килде. «Без студентлар, шуңа күрә һәр көнне поселоктан шәһәргә йөрергә туры килә. Маршрут автобуслары йөри башлауга, әлбәттә, сөендек. Түләү дә очсызрак. Таксиларга бер якка 40 сум бирсәк, монда ул 25 сум гына. Автобуслар яңа, салоннар иркен, уңайлы», - диделәр Анастасия Понамарева һәм Алия Садретдинова. «Үзем поселокта яшим, шәһәргә мәчеткә йөрим. Хәзер автобусларның йөрү графигын беләбез, вакытына гына киләбез. Поселокка маршрут автобуслары кирәк иде инде. Көн саен шәһәргә эшкә йөрүчеләргә дә уңайлы булачак. Тулып бетәме-юкмы, «Газель» билгеләнгән вакытында кузгала, соңга калам дип тә куркасы юк, буш урыннар өчен дә түлисе түгел. Ләкин бу яңалыктан әле бар кеше дә хәбәрдар түгел, графикларны подъездларга, җәмәгать урыннарына күбрәк элсеннәр иде. Алайса, кайвакытта халык автобуска чак кына өлгерми кала да таксига утырырга мәҗбүр була», - дип үз фикерен әйтә Зөһрә апа Закирьянова.
«Әлегә, чыннан да, халык автобус маршруты ачылуын белеп бетерми. Пассажирлар да бүгенгә күп түгел. Ләкин, әйтергә кирәк, алар көннән-көн арта баралар. Әле эшнең башы гына. Халыктан без бүген тәкъдимнәр һәм фикерләр көтәбез. Дежур телефон номерлары машина салоннарында язылган. Барлык теләкләр дә искә алыначак. Пассажирлар артса, күбрәк урынлы автобус йөртү мөмкинлегебез дә бар. Юл йөрү бәясенә килгәндә, ул якын арада үзгәрмәячәк. Яр Чаллыдан Әҗмәкәйгә - 20, Яңа поселогына 25 сум булып калачак. Әлегә табышка эшләмибез, ләкин калган 14 маршрутны да нәкъ менә шулай башладык. Алга таба Калмаш авылына да маршрут ачу планда бар. Авыл җирлеге, халык сорый икән, мөмкинлек табачакбыз», - ди «Пассажирлар йөртү союзы» ассоциациясенең башкарма директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев