Түбән Суыксуда яңа ачылган ветеринария пунктын котлап машина бүләк иттеләр
Бүген Түбән Суыксу авылында республика программасы кысаларында төзелгән яңа ветеринария пункты ачылды. Объект Түбән Суыксу, Борды, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс һәм Иштирәк җирлекләренә кергән 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Монда хайваннарны дәвалау, ясалма орлыкландыру хезмәтләре башкарылачак. Районда 2013 елдан башлап бишенче яңа ветеринария пункты сафка басты. Аларның икесе районның үз...
Бүген Түбән Суыксу авылында республика программасы кысаларында төзелгән яңа ветеринария пункты ачылды. Объект Түбән Суыксу, Борды, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс һәм Иштирәк җирлекләренә кергән 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Монда хайваннарны дәвалау, ясалма орлыкландыру хезмәтләре башкарылачак.
Районда 2013 елдан башлап бишенче яңа ветеринария пункты сафка басты. Аларның икесе районның үз көче белән төзелде, өчесе республика программасына кертелде.
Тукайлыларны бүгенге вакыйга белән тәбрикләргә ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Айрат Гәрәев та килгән иде. Ул яңа бинаны котлап, аның мөдире Мөнип Хисаметдиновка «Нива» машинасы ачкычы тапшырды.
Ветеринария пунктында бүгенгә өч табиб эшләячәк. Хезмәт күрсәтү өчен заманча югарылыкта барлык шартлар тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев