Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» газетасы битләрендә сайлау алды агитациясе турында белдерү

«Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокукы һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль законның 50 маддәсе, «РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыелышына депутатлар сайлау турында»гы Федераль Законның 64 маддәсе нигезендә, «Якты юл»(«Светлый путь») газетасы редакциясе сайлау алды агитациясе материалларын урнаштыру өчен, РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыелышының җиденче чакырылышына депутатлар сайлау буенча...

«Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокукы һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль законның 50 маддәсе, «РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыелышына депутатлар сайлау турында»гы Федераль Законның 64 маддәсе нигезендә, «Якты юл»(«Светлый путь») газетасы редакциясе сайлау алды агитациясе материалларын урнаштыру өчен, РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыелышының җиденче чакырылышына депутатлар сайлау буенча теркәлгән партияләргә һәм кандидатларга бушлай һәм түләүле басма мәйдан бирү турында хәбәр итә.

Массакүләм матбугат чарасының исеме: «Якты юл» («Светлый путь»)

Матбугат чарасының теркәү таныклыгы: ПИ №ТУ 16-01012 16. 05.2013

1. Түләүсез агитациягә бирелә торган газета мәйданы 4536 квадрат сантиметр тәшкил итәчәк. Аңа газетаның чәршәмбе көннәрендә чыга торган саннарында 2, 3 битләрендә урын бирелә.

2. Түләүле нигездә газетада 4536 квадрат сантиметр мәйдан бирелә. Агитациягә җомга саннарында 2, 3 битләрдә урын бирелә. Түләүле нигездә бирелә торган басма мәйданның бәясе - 1 квадрат сантиметры 70 сум 80 тиен.

3. Сайлау алды агитациясе өчен түләүле мәйданнарны бүлү буенча жирәбә салу һәм килешүләр төзү 17 августта 10.00 сәгатьтә узачак. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 нчы йорт, 101нче бүлмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев