Буалар ремонттан соң куллануга тапшырылды
Узган атнада Таулы Дөреш авылы һәм Комсомолец поселогы буаларын капиталь ремонттан соң куллануга тапшырдылар. Буаларны төзекләндерү республика программасы кысаларында башкарылды.
Район җирлегендәге буаларның күпчелеге узган гасырның 70-80нче елларында ясалган. Алар, нигездә, басуларга су сиптерү, транспорт йөртү өчен файдаланылган. Республикада буаларны капиталь ремонтлау буенча программа эшли башлагач, районыбыздагы әлеге объектлар әкренләп яңара башлады. Бүгенге көнгә 36 капиталь буаның 22се тулысынча төзекләндерелде. Хәзерге вакытта «Яр Чаллы Мелиоводстрой» оешмасы Байбүләк һәм Ташкичү авыллары буаларында төзекләндерү эшләре алып бара. Шулай ук быел Иштирәк һәм Әҗмәкәй буаларында ремонт эшләрен башлау планлаштырыла. «Калган 10 буаны да әкренләп төзекләндерү күздә тотыла, ел саен якынча 4-5 проект әзерләнә», - ди «Яр Чаллы Мелиоводстрой» җәмгыяте директоры Фәрит Гыйздәтуллин.
Таулы Дөреш һәм Комсомолец буаларын ремонттан соң Казаннан «Татмеливодхоз» идарәсенең төзелеш бүлеге башлыгы Рәшит Хафизуллин, район башлыгы Васил Хаҗиев кабул итте. Җитәкчеләр ике объектта да эшләрне югары бәяләде.
Буаларның икесендә дә авария булганда суны агызу, боздан саклау, төптән су җибәрү җайланмалары ясалган, задвижка алыштырылган, буаның өсте ремонтланган, юлга вак таш салынган, сигнал баганалары утыртылган.
Таулы Дөреш буасында да, Комсомолецта да төзелгән елларыннан алып бүгенгә кадәр капиталь ремонт уздырылмаган. Дөрес, объектлар ташландык хәлдә булмаган анысы. Күпер өстеннән транспорт үтеп торган, халык балык тоткан. Хәзер дә халык буадан шушы максатларда файдалануны дәвам итәчәк.
Комсомолец буасын төзекләндергәндә, ремонтчылар өч урында чишмә чыганагына да тап булганнар. Берсенә торба куеп калдыру мөмкинлеге табылган. Киләчәктә, чишмә яннарын төзекләндереп, беседкалар куеп, халыкка культуралы ял итү урыны ясау турында да сүз булды буаны куллануга тапшыру вакытында.
Тиздән Байбүләк һәм Ташкичү күперләре дә яңа төс алачак. Бу объектларда инде эшләрнең яртысы башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев