15 май 2019 яңалыклары
-
Сабыйлар да дан җырлый
Җиңү көне Иске Абдул җирлегендә дә елдагыча киң колач белән узды. Үзәктән кала, митинглар Мерәс һәм Иректаң авылларында да үтте. Аларда да бәйрәмнәр истә калырлык булды.
-
Чираттагы «Тоннель»
16 майда иртәнге сәгать 6дан 8гә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре Яр Чаллы – Водозабор юлына чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
«Ил батырлыгы беркайчан да онытылмас»
Район Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте. Сугыш кырында дошманнарга каршы каhарманнарча көрәшкән, тылда тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын данлаган буын вәкилләрен искә алу hәм хөрмәтләү тантаналарында дистәләгән мең тукайлы катнашты.
-
Гироскутер сәбәпче
Круглое Поле поселогында гироскутерны зарядкага куюдан торак йортның кухнясы янып бетә, икенче катына да зыян килә.
-
Законда үзгәрешләр
Армиядә хезмәт итүне кичектереп торуга кагылышлы законга үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
-
Ачык беренчелек
Теләнче Тамак авылы спорт залында ирләр җыелма командалары арасында волейбол буенча район ачык беренчелеге узды.
-
Чәчү тәмамлану алдында
Бүгенгә районда барлык мәйданның 38,9 мең гектарында чәчү үткәрелде. Бу – гомуми планның 81 проценты. Эш актив рәвештә дәвам итә. Кырларда 40 техника берәмлеге эшли. Тәүлек эчендә 2,5 мең гектар мәйдан чәчелә. Бу атна азагына төп чәчүнең төгәлләнүе көтелә, белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов.
-
«Якты юл»га ташламалы бәядән языл!
16 майдан 2019 елның икенче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына ташламалы бәядән язылу башлана.
-
Гаилә белән һәлакәткә юлыктылар
9 май көнне Яр Чаллы – Түбән Кама трассасының бишенче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә тулы бер гаилә зыян күрде.
-
Эшлекле семинар
16 майда районда авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын күтәрү буенча республика семинары узачак.
-
Россиядә «дача амнистиясе»н дәвам итәргә җыеналар
«Дача амнистиясе» буенча торак, дача, бакча йорты, мунча, гараж һ.б. өчен хокукларны рәсмиләштерү кагыйдәләре гадиләштерелгән иде.
-
Бабайлар әйткән : “Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә”,- дигәннәр
Һава торышы.