Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ил батырлыгы беркайчан да онытылмас»

Район Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте. Сугыш кырында дошманнарга каршы каhарманнарча көрәшкән, тылда тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын данлаган буын вәкилләрен искә алу hәм хөрмәтләү тантаналарында дистәләгән мең тукайлы катнашты. 

Бөек Ватан сугышына Чаллы районыннан барлыгы 14364 кеше киткән. Аларның 8565е генә кабат әйләнеп кайткан. Кызганыч, дәhшәтле сугышта үз-үзләрен аямаган ветераннарның саны көннән-көн кими. Хәзерге көндә районда сугышта катнашкан 17 ветеран, 365 тыл хезмәтчәне, 1 балигь булмаган тоткын, 35 тол гомер кичерә.
Җиңү бәйрәме районның барлык авыл җирлекләрендә узды. Район күләмендә ул Кнәз авыл җирлегенең «Татарстан» совхозы поселогында үтте. Бу җирлектән сугыш елларында 222 кеше фронтка чакырылган. Шуларның 134е сугыш кырында һәлак булган. Бүгенге көндә биредә бер исән ветеран да юк...
Тантаналы чарага гаиләсе белән район башлыгы Фаил Камаев, Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиев, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, авыл халкы, яшьләр килде.
Чара «Үлемсез полк» акциясе белән башланды. 500гә якын мәктәп укучысы сугыш ветераннарының сурәтләрен тотып мәңгелек ут янына юл алды.
– Җиңү көне безнең һәрберебез өчен дә гаять әһәмиятле көн. Без илебезнең данлыклы елъязмасында якташларыбыз булуы һәм аларның батырлыклары белән горурланабыз. Еллар үтеп, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, ил халкының батырлыгы беркайчан да онытылмас. Ул үсеп килүче яшь буынга якты йолдыз булып дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган ил хакына яшәргә өйрәтер. Йөрәкләребездә сугышта катнашкан ветераннарга карата рәхмәт hәм хөрмәт хисләре чиксез. Без аларның тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте белән горурланабыз. Җиңү бәйрәме күңелләребездә дан бөеклеге, көч һәм горурлык булып яшәр, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин республика президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тукайлыларны сәламләде. Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләрен котлап, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сугышта hәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.
– Бүген Бөек көн! Җиңү көне! Минем бабамның әтисе Гариф та сугышта дошманнарга каршы көрәшкән. Ул сугышның башыннан азагына кадәр фронтта булган. Бу турыда 9 Май җиткән саен миңа әбием сөйли. Бүген без аны гаилә белән искә алырга килдек, – диде «Үлемсез полк» акциясендә катнашкан 9 яшьлек Әмир Рәхимов.
«Үлемсез полк» колоннасында район башлыгы Фаил Камаевның улы Камил дә катнашты. Ул әнисенең бабасының фотосурәтен тоткан. Галимҗан Фәхретдинов та күпчелек чордашлары кебек үк сугышның башыннан азагына кадәр катнашкан. Туган авылына кайтып өч ел яшәгәч, сугышта алган яралардан вафат булган.
– Җиңү бәйрәме – ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән көн. Бу сагышлы бәйрәм... Без Бөек Җиңү көнен якынайткан әби-бабайларыбызны онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Алар күргәнне безнең бүгенге буын күрмәсен, сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! – дип теләде бәйрәмгә килгән «Кама-Бекон» оешмасы җитәкчесе Равил Сафиулин.
Әлеге теләкләргә «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче 80 яшьлек Хидая Садриева да кушылды.
– Җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сау-сәламәт булсын, – диде ул.
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Поселок урамнары буйлап ретро машиналар колоннасы узды. Театрлаштырылган күренеш бәйрәм кунакларын сугыш чорларына алып кайтты. Концерт та шундый рухта барды. Кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар. Сугыш чорын чагылдырган күренешләр дә күп иде.

Районда «Үлемсез полк» акциясендә 4200 кеше катнашты. Митингларга 6 меңгә якын кеше чыкты. Җиңү бәйрәменә багышланган 159 чара узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев