Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү тәмамлану алдында

Бүгенгә районда барлык мәйданның 38,9 мең гектарында чәчү үткәрелде. Бу – гомуми планның 81 проценты. Эш актив рәвештә дәвам итә. Кырларда 40 техника берәмлеге эшли. Тәүлек эчендә 2,5 мең гектар мәйдан чәчелә. Бу атна азагына төп чәчүнең төгәлләнүе көтелә, белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов. 

27 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелгән. «Р-Агро», «Гигант», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыклары, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы язгы культуралар чәчүне тәмамлады. Калган хуҗалыкларның басуларында язгы бодай, солы, бике, борчак, орлыкка кукуруз кебек сабан культураларын чәчү дәвам итә.
Азык культураларын чәчү 6,4 мең гектарда – билгеләнгән мәйданнарның 71 процентында башкарылган. Шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнде. Әлеге культура 3,3 мең гектар мәйданны биләячәк. Яшелчәләргә килгәндә, кишер, кәбестә, аш чөгендере чәчелеп бетте.
Узган атнада район хуҗалыклары бәрәңге утыртырга кереште. Бүген 125 гектарда «икенче икмәк» утыртылды. Тагын 150 гектар мәйдан кала. 
Билгеле, эшне дөрес оештыру һәм механизаторларның эшен бәяләү чәчү барышына җитди тәэсир итә. Шуны истә тотып, алдынгы механизаторларны бүләкләү дәвам итә. Узган атна нәтиҗәләре буенча, район башлыгы Фаил Камаев, кырга чыгып, «Р-Агро», «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, «Кама» агрофирмасы, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы алдынгыларына премия тапшырды. Иң күп бүләкләнүчеләр «Гигант» җәмгыятендә – барлыгы 4 механизатор. 
Чәчү белән бергә аграрийлар чәчүлекләрне саклау чараларына да керештеләр. «Чүп үләннәре тиз арада үсеп чыга, шул ук вакытта яшь шытымнарга зыян салучы бөҗәкләр дә тиз тарала», – ди Ренат Хәсәнов. Бүген 1,5 мең гектар җир чүп үләннәренә, 5,3 мең гектар җир – бөҗәкләргә, 7,4 мең гектар төрле авыруларга каршы эшкәртелде.
Көзге культураларга килгәндә, 3,3 мең гектарга якын чәчүлек һәлак булган, бу барлык уҗымнарның 20 процентын тәшкил итә. Бүген кабат чәчү тулысынча төгәлләнде. 
Без «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы басуларына чыгып, эш барышы белән таныштык. Быел фермер беренче тапкыр дүрт гектарда кишер чәчте. Чәчүне заманча агрегат белән башкардылар. Ул 1,3 миллион сумга Италиядән кайтарылган. Агрегат берьюлы чәчә һәм катоклый, шуңа бәйле рәвештә җирдәге дымны саклап калу мөмкинлеге туа. Бүген шытымнар берьюлы тишелеп чыккан, ямь-яшел басу тип-тигез. 
Без килгәндә хуҗалыкта аш чөгендере чәчү соңгы гектарларда бара иде. Бу культура 8 гектар мәйданны биләячәк.
Чәчүдә һәм урып-җыюда әлеге хуҗалыкның җитәкчелеге трактор яки комбайн штурвалы артына үзләре утыра. Быел да шул ук күренеш – хуҗалык белән идарә итүче Рамис Миңнеханов техниканы үзе иярләгән.
– Бер атна элек язгы бодай чәчүне тәмамладык. Ул 220 гектар мәйданда. Көзге бодайга килгәндә, ул 50 гектарда чәчелгән иде. Калган хуҗалыклар белән чагыштырганда, безнең хәл яхшырак дип исәплим. Кабат чәчүне таләп итүче җирләр бик аз. Бөртеклеләрне тишелеп чыкканчы тырмаладык, хәзер икенче кат тырмалау бара. Бу – җирдәге дымны саклау өчен бик мөһим, – ди Рамис Миңнеханов.
Бүген хуҗалыкта актив рәвештә бәрәңге утырту бара. Пландагы 80 гектарның 65ендә эш тәмамланган. «Бәрәңге утырту өчен җылы көннәрне, җир җылынганны көттек. Әмма һава температурасының артык югары булуы да зыян китерә, ул туфрактагы дымны ала. Хәзер шифалы яңгырлар көтәбез», – дип белдерә хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев