Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Гаилә белән һәлакәткә юлыктылар

9 май көнне Яр Чаллы – Түбән Кама трассасының бишенче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә тулы бер гаилә зыян күрде.

Форд машинасы руле артына утырган Түбән Камада яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз, каршы як полосага чыгып, юл кырыена төшеп әйләнә. Автомобильдә аның 6 яшьлек һәм 4 айлык уллары да була. Алар өчесе дә күптөрле тән җәрәхәтләре алып, Түбән Кама үзәк дәваханәсенә озатылалар. 
10 майда Борды авылында мопедка утырган 12 яшьлек үсмер малай 8 яшьлек кызны бәрдерде. Мопедның номерлары да, үсмернең транспорт чарасын йөртүгә хокукы да булмаган. Җитмәсә, ул һәлакәт урыныннан качып киткән. Иң өсте җәрәхәтләнгән җәяүле кыз медицина хезмәткәрләре тикшерүеннән соң өенә җибәрелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев