Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә «дача амнистиясе»н дәвам итәргә җыеналар

«Дача амнистиясе» буенча торак, дача, бакча йорты, мунча, гараж һ.б. өчен хокукларны рәсмиләштерү кагыйдәләре гадиләштерелгән иде.

Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Думага закон проектын тапшырды. Әлеге закон проектында «дача амнистиясе»н яңадан торгызырга һәм аны 2022 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим ителә. Бу турыда комитетның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте. 

Дәүләт Думасына еллык хисабы вакытында Премьер-министр Дмитрий Медведев та «дача амнистиясе»н озайту кирәклеге турында белдергән иде. «Дача амнистиясе»н озайту турындагы мәсьәләне беренчеләрдән булып Хөкүмәтнең еллык хисабы алдыннан Премьер-министр белән очрашу вакытында «Гадел Россия» фракциясе депутатлары күтәрде.

«Дача амнистиясе» 13 ел гамәлдә булды. Торак, дача, бакча йорты, мунча, гараж һ.б. хуҗалары үз хокукларын рәсмиләштерүдә гадиләштерелгән кагыйдәләрдән файдаланды. «Дача амнистиясе» гамәлдә булган чорда күчемсез милек объектларына 13,5 миллионнан артык хокук гадиләштерелгән тәртиптә теркәлде», - диде Павел Крашенинников.

«Дача амнистиясе» турындагы закон 2006 елның 1 сентябрендә үз көченә керде һәм 2019 елның 1 мартында гамәлдә булу вакыты туктатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев