Якты юл
  • Рус Тат
  • Сабыйлар да дан җырлый

    Җиңү көне Иске Абдул җирлегендә дә елдагыча киң колач белән узды. Үзәктән кала, митинглар Мерәс һәм Иректаң авылларында да үтте. Аларда да бәйрәмнәр истә калырлык булды.

    Билгеле, 9 Май көненә, гомумән, сугыш каһарманнарына Иске Абдул җирлегендә ихтирамлы мөнәсәбәт. Биредә күп еллар бар илгә танылган «Гиндукуш» хәрби дан музее эшли. Быел аны капиталь төзекләндерү тәмамлана. Сугыш һәм тыл батырларына багышланган һәйкәл төзелде.
    Тантанага 150гә якын кеше килде. Илебез өчен иң әһәмиятле булган бәйрәмнән бер гаилә дә читтә калмаган. Иң түрдә – хөрмәтле ветераннар. Җирлектә бүгенге көндә өч кенә исән сугыш ветераны бар. Бу – Рәфкать Нуриев, Рәхмәтулла Хәбибуллин, Биҗан Хәйретдинов. Алар – җирлекнең горурлыгы.
    Бәйрәм тантанасын үлемсез полк акциясе ачты. 80гә якын кешедән торган колонна авылның үзәк урамы буйлап узды. Һәрберсенең кулында сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган батырның фотосурәте. 
    Бөек Җиңү көне белән авыл халкын җирлек башлыгы Резидә Сафина котлады. Ул азатлык, тыныч күк йөзе өчен башын салганнарны, сугыштан соң вафат булганнарны, исәннәрне хөрмәтләү безнең изге бурыч булуын тагын бер кат искәртте.
    Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин үзенең чыгышында өлкән буынга рәхмәтен җиткерде. Ул ветераннарга озын гомер теләде. Шулай ук бәйрәм көнендә дә ил иминлеге өчен эшләгән игенчеләр хезмәтенең мөһимлеген ассызыклады. 
    Бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте. Биредә бар авыл халкы өчен чәй табыны әзерләнгән иде. Сый-хөрмәт гадәттәгечә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык булышлыгы белән булдырылган. Шулай ук кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәмгә килгән һәр ветеранга азык-төлек пакеты өләштеләр.
    Шушы җирлеккә караган Мерәс авылында да бәйрәм иртәсе күңелле мәшәкатьләр белән башланды. Мәдәният йорты алдына авылда яшәүче барча кеше җыелган иде. 
    Тантананың үзәгендә – «Үлемсез полк» акциясе. Катнашучыларның күбесе укучылар. 10нчы сыйныфта укучы Зөһрә Харисова быел да бабасының абыйсы – 1999 елда вафат булган Сабир Харисов портреты белән чыккан. Укучының сүзләренчә, Сабир Харис улы фронтка 1942 елда 17 яшендә алынган. Ул сугышта атучы (стрелок) булган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Япония сугышында катнашкан. 
    Ә 5нче сыйныфта укучы Адилә Шәйдуллина бабасының әтисе Бари Шиһаповка багышланган истәлек тактасы тоткан. Кызганыч, батырның фотосурәте сакланып калмаган. Бари Шиһапов коры җир гаскәрендә хезмәт иткән. Каһарманга туган авылына кире кайту насыйп булмаган, ул 1942 елда сугыш кырында вафат булган. 
    Акциядә балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә катнашты. Алар да әби-бабаларыбыз батырлыгына дан җырлады, лаеклы алмаш булып үсәргә вәгъдә итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: