14 декабрь 2018 яңалыклары
-
Район хастаханәсендә яңа УЗИ аппараты
Агымдагы елда район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерде. Масштаблы төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, яңа медицина җиһазлары кайта. Сәламәтлек саклау программасы буенча кайткан УЗИ аппараты бүгеннән райондашларыбызга хезмәт күрсәтә башлады. Бәясе 1,5 миллион сумнан артыграк булган бу аппаратның диагностик мөмкинлекләре зур. Аның белән барлык органнарны да тикшертергә була һәм ул төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.
-
«Биклән» планнары белән уртаклаша
«Биклән» җитештерү кооперативында җитәкчеләр алышынды. Хуҗалыкның баш агрономы итеп Артем Волков, җитәкче вазифаларына Руслан Вагыйзов билгеләнде. Чираттагы семинарда алар киләчәккэ планнары белән уртаклаштылар.
-
Машина йөртү таныклыгы алу өчен вакытны кыскартырга тәкъдим иттеләр
Күп функцияле үзәктәге "бердәм тәрәзә"дә автомобильләрне теркәү мөмкинлеге дә булдыру карала.
-
Изге кешеләргә алкышлар!
Районда инвалидлар декадасы «Изгелек кыл» хәйрия марафоны белән тәмамланды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр hәрчак кайгыртуга һәм җәмгыять тарафыннан игътибарга мохтаҗ. Кешеләр еш кына үз җилкәләренә авырлык төшкәч кенә аларның хәлен аңлый. Ә бит инвалидларга никадәр игътибар, ярдәм, акчалата чыгымнар кирәк! Дөрес, алар дәүләт кайгыртуын тоеп яши, тик, кызганычка каршы, бу гына җитми. Быел инвалидлар декадасы барышында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев райондашларга авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм фонды оештыру турында фикерен җиткерде. Бәхеткә, бу башлангычны хуплаучылар күп булды. Безнең район җирлегендә 2921 инвалид яши, шуларның 160ы сабыйлар. «Энергетик» мәдәният йортында узган марафонда бик күп кешеләрдән: «Без ярдәм итмәсәк, тагын кем?!» дигән сүзләр еш яңгырады. Районның инвалидлар җәмгыяте каршындагы ярдәм фондына бу көнне 2 127 607сум акча тупланды. Әлеге сумманың тиененә кадәр авыр тормыш сынавы кичерүче якташларыбызның хәлен җиңеләйтүгә тотылачак.
-
Язмыш җилләренә бирешмәде
Сания апа Хәйруллина – сугыш чоры баласы. Ул заман балаларының һәрберсе кебек үк ул да михнәтле тормыш үткән.
-
"Плевна ныгытмасын яулап алу " истәлекле датасы буенча чара
1877 елның 10 декабрендә 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышында, 40 меңлек төрек армиясен капитуляцияләргә мәжбүр итеп, рус гаскәрләре Плевна ныгытмасын яулап алалар. Бу Россия өчен мөһим җиңү була, әмма ул шактый кыйммәт бирелә. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ярмөхәммәтова Рәзилә "Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.
-
Бабайлар әйткән :”Әгәр җил юнәлеше көньяк-көнчыгыштан көнбатышка үзгәрсә, тиздән салкыннар көчәя”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ