Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Плевна ныгытмасын яулап алу " истәлекле датасы буенча чара

1877 елның 10 декабрендә 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышында, 40 меңлек төрек армиясен капитуляцияләргә мәжбүр итеп, рус гаскәрләре Плевна ныгытмасын яулап алалар. Бу Россия өчен мөһим җиңү була, әмма ул шактый кыйммәт бирелә. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ярмөхәммәтова Рәзилә "Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.

Чара укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

          Чараның төп бурычлары:укучыларны тарихи фактлар белән таныштыру, балаларда Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык хисләре формалаштыру.

         Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән  21 балигъ булмаган бала катнашты.

         Чара барышында "Плевна ныгытмасын яулап алу" дигән видеоролик тәкъдим ителде, каралган ролик буенча әңгәмә үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев