Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Биклән» планнары белән уртаклаша

«Биклән» җитештерү кооперативында җитәкчеләр алышынды. Хуҗалыкның баш агрономы итеп Артем Волков, җитәкче вазифаларына Руслан Вагыйзов билгеләнде. Чираттагы семинарда алар киләчәккэ планнары белән уртаклаштылар.

Хуҗалык биләмәләре белән хуҗалыкның инвесторы Гарсеван Вардерасян таныштырды. Ул хуҗалыкның матди ягын гына кайгыртучы түгел. Гарсеван Вардерасян кооперативта барган эш процессын тулысынча хәбәрдәр.
Агымдагы елда хуҗалыкта яңа контора бинасы сафка басты. Төзелеш эшләре 18 миллион сумлык булган. Хәзер бер түбә астында хуҗалыкның баш офисы, бухгалтерия, эшчеләр өчен ун бүлмәле тулай торак урнашкан. Анда читтән килеп эшләүче 27 кеше яши.
Гарсеван Вардерасян сүзләренә караганда, хуҗалыкта киләсе елга ашлык киптерүче җайланма алырга планлаштыра. «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов район хуҗалыкларында үзен уңай яктан күрсәткән җайланмаларны өйрәнергә киңәш итте. Әйтик, Түбән Новгород шәһәреннән кайтарылганнары үзен аклый.
Бүген «Биклән»нең өч «Дон», бер «Акрос» комбайны, 14 «МТЗ-80» һәм өч «К-700» тракторы бар. Быел 60х40 дәүләт программасы буенча бер чәчү комплексы кайтарылган. Инвестор сүзләренчә, яңа елда остаханә бинасын капиталь төзекләндерү планы бар.
Уңай үзгәрешләрнең тагын берсе – дүрт яңа төзелгән силос-сенаж базлары. Бу күләмле эшнең бер өлеше дәүләт программасы буенча эшләнгән, калганы – үз акчаларына, диде җитәкче.
Терлек торагы да яңартылган. 260шар башка исәпләнгән торакларарда терлек салкын ысул белән асрала. Белгечләр мондый ысулның кулай якларын билгеләп үтте, иң беренче чиратта – маллар чиста. 
Яңа җитәкче Руслан Вагыйзов планнар белән уртаклашты. Яңа туган бозаулар хисабына терлек санын арттыру бурычы куела. Бүгенгә аларның саны 600дән артык. Савым сыерларны яңа төркемнәргә аеру һәм рационны яңача төзү хисабына сөт күләме артыр дип көтелә. Бүгенгә кооперативта 380 савым сыер исәпләнә, бер баш сыерга 13 килограмм сөт савыла. 
– Нигезе ныклы күренә. Болай булса, дәвамы да яхшы булыр, – дип бәя бирде районның «аксакал» җитәкчеләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев