Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Язмыш җилләренә бирешмәде

Сания апа Хәйруллина – сугыш чоры баласы. Ул заман балаларының һәрберсе кебек үк ул да михнәтле тормыш үткән. 

Сарман районы Ләшәү Тамак авылы кызы ул. Әтисе сугыш башлангач ук фронтка алына. Фашистларны җиңеп, инде туган якка кайтабыз дигән көннәрдә аның гомере өзелә. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, басуда үрегән ашлык ашап, әнисе һәм өч бертуганы да бер ай эчендә дөнья куялар. Үсмер кыз йортта япа-ялгызы кала. Кыз бала ялгызы яшәргә тиеш түгел дип, аны әнисенең туганнары тәрбиягә ала. Аннан соң бер авылдашларында бала карашып яши. Соңрак, яше җитмәсә дә, документ ясап, Горькийга торф чыгарырга җибәрәләр. Анда сигез ел хезмәт куя. 
Язмыш аны Шакирҗан исемле егет белән кавыштыра. Яшь гаиләдә өч малай туа, бергәләп йорт төзиләр. Тормышлары җайланып кына килгәндә, 40 яшендә ире кинәт үлеп китә. Саниянең нәзек иңнәренә тагын авыр йөк төшә. Шулай да, язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, өч баласын аякка бастыра, башлы-күзле итә. 
Бүген ул Биклән авылында яши. Биш оныгы, өч оныкчыгы бар. Сания апа хәрәкәттә бәрәкәт дип, шушы яшендә дә үзен карап яши, балалар кайтуга тәмле ризыкларын пешерә. Уллары үзләренә алып китәргә теләсәләр дә, гомер иткән нигеземне ташламыйм дип яши.
Сания апага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аны район хакимиятеннән килгән вәкилләр тәбрикләде, РФ Президентының котлау хатын тапшырып, юбилярга бәрәкәтле гомер теләделәр.

Римма ГЫЙМАДИЕВА.
Биклән авылы.

Фото Биклән авыл җирлеге тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев