Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Изге кешеләргә алкышлар!

Районда инвалидлар декадасы «Изгелек кыл» хәйрия марафоны белән тәмамланды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр hәрчак кайгыртуга һәм җәмгыять тарафыннан игътибарга мохтаҗ. Кешеләр еш кына үз җилкәләренә авырлык төшкәч кенә аларның хәлен аңлый. Ә бит инвалидларга никадәр игътибар, ярдәм, акчалата чыгымнар кирәк! Дөрес, алар дәүләт кайгыртуын тоеп яши, тик, кызганычка каршы, бу гына җитми. Быел инвалидлар декадасы барышында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев райондашларга авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм фонды оештыру турында фикерен җиткерде. Бәхеткә, бу башлангычны хуплаучылар күп булды.  Безнең район җирлегендә 2921 инвалид яши, шуларның 160ы сабыйлар. «Энергетик» мәдәният йортында узган марафонда бик күп кешеләрдән: «Без ярдәм итмәсәк, тагын кем?!» дигән сүзләр еш яңгырады. Районның инвалидлар җәмгыяте каршындагы ярдәм фондына бу көнне 2 127 607сум акча тупланды. Әлеге сумманың тиененә кадәр авыр тормыш сынавы кичерүче якташларыбызның хәлен җиңеләйтүгә тотылачак. 

Районыбыз халкы үзләренең аек акыллы, изге җанлы икәнен күрсәтте. «Энергетик» мәдәният йортының зур залына йөзләрчә кеше җыелды. Алар – «Изгелек кыл» акциясенә чакыру алучылар hәм әлеге чараның буласын матбугат аша белеп килүчеләр. Бар да бәйрәмчә, матур киенгән.
Марафонда катнашучылар фойеда оештырылган күргәзмәдә тукталды. Анда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ясаган кул эшләнмәләре куелган. Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе өстәле янында кешеләр аеруча күп җыелды. Биредә 12-16 яшьлек укучылар иҗат иткән рәсемнәр, әкияти фигуралар тәкъдим ителгән иде. Әлеге күз явын алырлык, иң мөһиме, балаларның күңел җылысы салынган иҗат эшләрен сатып алучылар да күп булды. 
Залга керү юлында ук хәйрия акчасы җыю тартмасы куелган. Үткән кешеләр исемнәрен язып, кайберсе язмыйча да конвертлар салып залга үттеләр. Соңыннан бу тартма сәхнәгә күчте.
Чакырылган кунаклар арасында Тукай районы, Чаллы шәһәре хакимиятләре, хуҗалык, предприятие-
оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, депутатлар, табиблар, укытучылар, спортчылар, мәдәният хезмәткәрләре, район матбугат коллективы, дин әhелләре бар иде. Алгы рәтләрдә – инвалидлар. Аларның бүген кәефләре күтәренке, йөзләре якты, чөнки бөтен игътибар аларда. 
Залда утыручы Әлфинур апа Шиhапова Иске Дөрештән килгән. Ул катлаулы операцияләр кичереп, чак иcән калган кеше.
– Минем белән мондый хәл булыр дип башыма да килмәгән иде. Моннан 15 ел элек каты юл hәлакәтенә очрадым, 3 ай тирәсе комада яттым. Минем гомеремне саклап калыр өчен табиблар, тормыш иптәшем ниләр генә эшләмәделәр?! Зур күләмдә әҗәтләргә кердек. Шөкер, мин исән, әкренләп бурычларны да капладык. Әмма мин гомерлеккә инвалид калдым, башымда пластик япма куелган, шулай итеп яшим. Даруларга, медицина җиhазларына акча бихисап күп китә, бер пенсиягә генә яшибез бит. Районда инвалидларга ярдәм итү фонды оештыру –әйтеп бетергесез мөhим вакыйга, – диде ул.
Марафонга килгән кунаклар игътибарына тәкъдим ителгән видеоязма аша районда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, балаларның хыялларын белдек. Алар да тормышта сәламәт, бәхетле булып яшәү турында хыяллана.
Татарстан поселогында яшәүче 14 яшьлек Данил Шәйхетдиновның диагнозы – церебраль паралич. Әнисе Эльвира ханым аны берүзе үстерә. Ул Данил белән 15 елга ипотекага алынган фатирда тора, ай саен 16 мең сум түләп баралар. Марафонда Данилга телевизор бүләк иттеләр. Шушы ук поселоктан 12 яшьлек инвалид кыз Илсөяр Шәрәфиевага да иганәчеләр телевизор тапшырды. 
Чираттагы видеоязма Шилнәбаш авылында яшәүче талантлы ханым Розалия Шәhиәхмәтова турында.Ул тумыштан артрогрипоз авыруы белән интегә. «Аның инде күптәннән урамга чыкканы юк. Мөмкинлекләр тудырылса, ишек төбендә пандус эшләнсә, яраксыз хәлгә килгән коляскасы төзәтелсә, бәлки чыгар иде...», – дигән гозер җиткерелде видеоязмада. Розалиянең әнисенә бүген иганәчеләр акча бирде.
Бәтке авылыннан 14 яшьлек игезәк малайлар Альберт белән Роберт Данилиннарны сәхнәгә чакырдылар. Кичәне алып баручы:«Иң зур хыялыгыз нинди?» дип сорауга алар бер тавыштан: «Әниебез сау-сәламәт булсын!» дип җавап бирделәр. Аларның тагын бер хыялы бар икән – велосипедлы булу. ТР Дәүләт Советы депутаты, «Чаллы икмәге» ачык акционерлык җәмгыте генераль директоры Рафаэль Юнысов малайларга ике велосипед алып чыкты. Альберт белән Роберт шунда ук йөреп тә күрсәттеләр.
Сәхнәгә чыкан район башлыгы Фаил Камаевның йөзендә дулкынлану hәм канәгатьлек сизелә. «Изгелек марафоны» тормышка ашты. Күпме инвалидларга ярдәм итү мөмкинлеге булачак.
– Бүген минем ел дәвамында көтеп алынган чарам. Мин аны 15 ел үткәрәм, 15-енчесе – Тукай районында. Без бу тормышта мәңгелеккә килгән кебек яшибез, дөнья куабыз. Ләкин янәшәбездә кемнәр барын онытырга ярамый. Кем генә булсак та, hич югы елга бер мәртәбә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хәлен белергә, ярдәм итәргә кирәк. Район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, катнашында быел инвалидлар декадасы югары дәрәҗәдә узды. Барыгызга да ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Без, район советы hәм башкарма комитетта эшләүчеләр, үз чиратыбызда, бер көнлек хезмәт хакыбызны фондка тапшырабыз, – диде район башлыгы.
Аннары, сәхнәгә район башкарма комитеты бүлекләре, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие-
оешма җитәкчеләре чыкты. Алар да бер көнлек хезмәт хакларын фондка күчерде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче җитәкчеләр бүгенге марафонны оештыруда терәк булды. «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов мондый акция инвалидлардан бигрәк үзебезгә кирәк дип саный. «Савап кылу бит ул яшәү мәгънәсен төшенер өчен кирәк. Инвалидлар безнең аларны һәрдаим кайгыртып яшәргә, ярдәм итәргә әзер булуыбызны белеп торырга тиешләр», – дип ассызыклады ул үзенең фикерен. Ел дәвамында игелекле эшләр кылганы hәм бүгенге марафонга керткән өлешен исәпкә алып, район башлыгы Риф Хәниф улына марафонның төп билгесе -«Алтын йөрәкле кеше» статуэткасын тапшырды. Ул беренче булып районның хәйриячеләр кенәгәсенә кулын куйды.
Марафон барышында барлыгы 2 127 607 сум акча җыелды. Бу акчалар физик мөмкинлекләре чикле райондашларга медицина кирәк-яраклары алырга, операцияләр ясатырга тотылачак. Һәр мөрәҗәгать аерым каралачак. Фондның эшчәнлеген күзәтү өчен район инвалидлар оешмасы каршында махсус комиссия булдырылды. Барлык мәгълүматлар «Якты юл» («Светлый путь») газеталарында бирелеп барачак.
«Изгелек кылу» акциясе 25 декабрьга кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 3443 кыска номерына смс белән акча җибәрү дә гамәлдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев