14 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Кышкы матурлык» – 9 нчы катнашучы Нургалиева Алсу
Иштирәк авылыннан Нургалиева Алсу бик булган кыз булып чыкты. Ул безгә бик күп кул эшләнмәләре фотоларын җибәрде. Үзенең хатында ул менә нәрсә яза: «4 нче сыйныфта укыйм. Буш вакытларымда кул эшләре белән шөгыльләнәм. «Кышкы матурлык» конкурсына мин үземнең күңел биреп ясаган эшләремне җибәреп карарга булдым. Бик зур рәхмәт! Сәламәт булыгыз!...
-
«Кышкы матурлык» – 8 нче катнашучы Мәрдәнов Инсаф
Түбән Суыксу авылыннан Инсаф Мәрдәнов үзенең әнисе һәм әтисе белән менә шушындый үзенчәлекле Кар Бабай ясаган. Мондый Кар Бабай яз җиткәч тә эремәячәк. Инсафка 9 яшь, аның Кар Бабае бүгенге көндә мәктәпне саклау белән мәшгуль.
-
Путин: Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп
Ил җитәкчесе матбугат конференциясендә тел мәсьәләсенә ачыклык кертте. Россиядә тел мәсьәләсендә кискенлек юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге зур пресс-конференциядә белдерде. "Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау - бер генә максатка юнәлгән - Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның тормышта бер үк старт шартлары...
-
Сарымсак яман шештән саклый
Галимнәр атнага кимендә ике тапкыр сарымсак ашаган тәмәке тартучының үпкә рагы куркынычы 30 процентка кимүен ачыклаган.
-
Бордылылар Закир Шаһбан белән очрашты
8 декабрь көнне Борды авылы мәдәният йортында танылган композитор-автор башкаручы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше - язучы Гөлүсә Шаһбан белән җылы очрашу үтте. Кичәдә районыбызның төрле авылларыннан җыелган мөмкинлекләре чикле тукайлылар бар иде. Закир Шаһбан үзенең кабатланмас матур тавышы белән татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды, ә Гөлүсә ханым...
-
Шилнәбаш мәктәбе укучыларына юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр
Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылы мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резидә Гыйльметдинова тарафыннан балалар белән очрашу үтте. Очрашуда яктылык кайтаручы фликерлар турында сүз алып барылды. Резидә Рәҗәп кызы шулай ук балаларга тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчегә җәяүлеләрне күрүе авыр икәнлеге, тротуарлар юк җирдә - авыл җирлегендә...
-
Тукай районында Яңа ел бизәлешләре башланды
-
Кнәздә инвалидлар өчен олы фестиваль оештырылды
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кнәз авылы мәдәният йортында инвалидларның III иҗат фестивале булып үтте. Аны матур итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова алып барды. Иң беренчеләрдән булып җыелганнарны авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова тәбрикләде, җылы теләкләрен әйтте. Соңыннан исә республикакүләм спорт чараларында актив булганы өчен Зәкәрия Баевка истәлекле бүләк тапшырды....
-
Иске Гәрдәледә чәй өстәле артында күңелле бәйрәм үтте
Иске Гәрдәле клубында да әниләрне олылап, матур бәйрәм-кичә оештырылды. Бәйрәмебезне ямьләндереп, Яңа поселогыннан Гөлчәчәк Ибраһимова җитәкчелегендә «Нур» фольклор коллективы да килгән иде. Үзешчән артистларның халкыбызның борынгы җырларын һәм танылган композиторларыбызның әсәрләрен моңлы итеп башкаруларын бәйрәмгә җыелган халык бик җылы кабул итте. «Березка» балалар бакчасы шәфкать туташы Рәсилә Хәйдәрованың, Әҗмәкәй авылы...
-
Яңа Сарайлыда яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән зарлана
«Безнең Яңа Сарайлы авылында соңгы вакытлар хуҗасыз этләр күбәйде. Җитмәсә, берсе яңа гына балалады, хәзер тугыз көчеге бар. Без өлкән кешеләр бүген көндез дә урамга чыгарга куркып торабыз, кичен уйлаган да юк инде. Бу проблеманы ничек хәл итеп була икән?» - дип язганнар редакциягә бер төркем авыл кешеләре. Мәсьәләгә ачыклык...
-
14 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 14 декабрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Иртәдән кичкә кадәр кар явуы көтелә. Һава температурасы көндез 4 градус суык, төнлә -2 градус. Җил секундына 8 метрга кадәр тизлектә. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә болытлы һава, явым-төшем көтелми.