Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бордылылар Закир Шаһбан белән очрашты

8 декабрь көнне Борды авылы мәдәният йортында танылган композитор-автор башкаручы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше - язучы Гөлүсә Шаһбан белән җылы очрашу үтте. Кичәдә районыбызның төрле авылларыннан җыелган мөмкинлекләре чикле тукайлылар бар иде. Закир Шаһбан үзенең кабатланмас матур тавышы белән татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды, ә Гөлүсә ханым...

8 декабрь көнне Борды авылы мәдәният йортында танылган композитор-автор башкаручы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше - язучы Гөлүсә Шаһбан белән җылы очрашу үтте. Кичәдә районыбызның төрле авылларыннан җыелган мөмкинлекләре чикле тукайлылар бар иде.

Закир Шаһбан үзенең кабатланмас матур тавышы белән татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды, ә Гөлүсә ханым үзе иҗат иткән шигырьләрне җанга үтеп керерлек, ягымлы итеп тамашачыга җиткерде. Һәр чыгыш җыелган халык тарафыннан җылы, көчле алкышлар белән кабул ителде.

Шундый матур очрашу кичәсе бүләк иткәннәре өчен Шаһбан гаиләсенә һәм район җитәкчеләренә райондашлар зур рәхмәтләрен җиткерде. Кичә ахырында тамашачылар аягүрә басып кул чапты, дип яза безгә Борды авылының мәдәният йорты директоры Нурия Рамазанова.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев