Сарымсак яман шештән саклый
Галимнәр атнага кимендә ике тапкыр сарымсак ашаган тәмәке тартучының үпкә рагы куркынычы 30 процентка кимүен ачыклаган.
Ел саен дөньяда үпкә рагыннан 1,2 млн га якын кеше үлә. Аларның күбесе тәмәкечеләр. Бу авырудан вафат булучыларның 20 проценты - тартмаучылар. Тәмәке тартмаучы сарымсак ашап яман чир куркынычын 44 процентка киметә ала.
Сарымсакны вак итеп тураганнан соң берникадәр тотарга кирәк. Анда антиоксидант үзлеккә ия аллицин матдәсе бүленеп чыга, нәтиҗәдә аның яман шешкә каршы көче арта. Сарымсак, яман шешне кисәтүдән тыш, салкын тию һәм бактериаль инфекцияләргә каршы торырга да ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев